Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Уңыш турында бүген уйла
2013 елның 29 ноябре, җомга
Уңыш турында бүген уйла
Соңгы елларда шәхси хуҗалыкларның күбесе бәрәңгедән мул уңыш ала алмый. Икенче икмәккә элегрәк төрле авырулар, корткычлар зыян салса, тикшеренүләрдән күренгәнчә, хәзер күпчелек бакчалар тагын да хәтәррәк авыру — нематода чире белән зарарланган. Аның белән ничек көрәшү турында язып чыккан идек инде. Бу чиргә фитофтороз, ризоктониоз, парша, альтернариоз кебек авыруларны да өстәсәк, бәрәңге үстерүнең никадәр көч таләп итүен күзаллап була. Ләкин, төшенкелеккә бирелеп, кул селтәргә ярамый. Һәр казаның үз дәвасы бар.
Узган сезонда коры, эссе һава — альтернариоз, су сипкән участокларга “черная ножка” (бәрәңге сабаклары тамырдан өзелеп, тартылып чыга, яфраклары куырылып тора) авырулары зыян китерде. Шулай ук каты корт (проволочник) та күп бакчаларны басты. “Алда кыш торса да, белү зарар булмас, бу авырулар белән ничек көрәшергә, нинди чаралар куллану кулай?”— дип “Россельхознадзор”ның дәүләт инспекторлары Рифкать Галимуллин, Мөдәррис Фәттахов фикерләре белән кызыксындык.
Р.ГАЛИМУЛЛИН:
—Беренче чиратта бәрәңгене иртә язда ук һава температурасы 0 градустан югары булганда, якты урында яровойлаштырырга кирәк,—диде ул. —Утыртыр алдыннан бәрәңгене шәхси хуҗалыкларда “Престиж” химик препараты белән эшкәртергә мөмкин, яхшы нәтиҗә биргәнлектән аны куллану кулай. Без соңгы елларда бакчаларда химикатлар белән күп эшлибез. Ләкин бөтен кеше дә эшкәртү тәртибен белми. Агу — дару түгел, үз сәламәтлегебезне сакларга кирәк. Химикатлар белән эшләгәндә махсус киемнәр, респиратор турында онытмыйк. Күпләр колорадо коңгызына каршы агу сиптергәч корткычлар коелып калмаса, бу начар химикат икән, дияргә ашыга һәм дозаны 2–3 тапкыр арттырып эшкәртә. Әмма болай эшләргә һич тә ярамый. Химикат таралып бетмичә безнең организмга ризык белән кереп күп зыян салырга мөмкин. Соңгы елларда куркыныч авыруларны арттыруга без үзебездән зур өлеш кертәбез. Хәзер базарларда, кибетләрдә күп төрле химикатлар сатыла. Аларны алганда иң элек шәхси хуҗалыкларга яраклыгына игътибар итәргә кирәк. Үзеңә зыян салмыйча, бәрәңге үсү чорында 100 квадрат метрга куллану исәбеннән 100 грамм бакыр сульфаты белән 100 грамм известьны 10 литр суда эретеп сибү авыруларга каршы яхшы нәтиҗә бирә.
М.ФӘТТАХОВ:
— Шыртлавык (корткыч коңгыз) личинкасы каты корт күбрәк кызыл балчыклы дымлы туфракта үрчи. Алар сарут, актамыр чүп үләне каплаган әче туфракны бигрәк тә ярата. Бакча уңышына гаять зур зыян ките-рүче бу “җир асты пиратлары” белән даими көрәшеп торырга кирәк. Суыклар башланыр алдыннан бакчаны сукалау аларны күпләп юк итә. Әче туфракны известь белән эшкәртү таләп ителә, агач көленең дә файдасы бар. Язын бәрәңге утыртыр алдыннан туфракка 5–15 см. ти-рәнлектә кисек бәрәңге, кишер, чөгендер, теләсә нинди түп (жмых) кебек алдавычлар күмеп кую да нәтиҗәле. Аларны кармак җебе белән бәйләп, икенче башына таякчыклар беркетәсең, өч–дүрт көннән тартып аласың һәм алдавычка кайнар су сибеп кортларны юкка чыгарасың. Каты урыннарын кисеп, алдавычны яңадан да файдаланып була. Бәрәңге рәтләре арасына кукуруз, тары, бодай, арпа, салат чәчәргә дә киңәш ителә. Үсентеләр тамырына әлеге корт җыелгач, личинкаларны балчыгы белән казып алып юкка чыгарырга мөмкин. Шыртлавык яңа чабып ташланган чүп үлән, салам, печән өеме астына җыелып күкәй салучан. Тәҗрибәле бакчачылар түтәл-ләргә махсус шундый өемнәр ясап, бөҗәкләрне юкка чыгара. Каты корт борчак, фасоль үскән кишәрлекләрне дә әйләнеп узучан. Көрәшне химия җилкәсенә салырга уйласагыз, “Басудин” препараты нәтиҗәле. Аммиак селитрасы, аммоний сульфаты (20–30 г/м2) ашламаларын да кулланырга кирәк. Корткычларга каршы көрәшне күршеләрегез белән бергәләшеп алып барсагыз, каты корттан берничә ел дәвамында котылырга мөмкин.
Бәрәңгенең зыян күрмәгәнен, яхшы сортлысын утыртырга омтылырга кирәк.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
6
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга языла алалар
6 апрельдән 16 апрельгә кадәр Россия Почтасы нәшрият йортлары белән берлектә сайланган вакытлы басмаларга язылу бәясен киметә, аларны 20% ка кадәр ташлама белән язып алырга мөмкин. Исемлектә-балалар өчен, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары, шул исәптән Татарстаннан да. Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, Россия Почтасының сайтында һәм мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә займны рәсмиләштерү нибары берничә минут алачак.
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз