Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бәхетле әтиләрне ЮХИДИ хезмәткәрләре каршы алды
2013 елның 29 ноябре, җомга
Бәхетле әтиләрне ЮХИДИ хезмәткәрләре каршы алды
Бу көн Сарай–Чокырчадан Рафис Әмиров белән Сәрдәбаштан Илдар Степанов өчен икеләтә истәлекле булды. Арча бала тудыру йортына сабыйларын алырга килгән бәхетле әтиләрне ЮХИДИ идарәсенең Арча бүлекчәсе хезмәткәрләре каршы алды һәм гаиләгә машинада баланы утыртып йөрү өчен махсус җайланма бүләк итте.
Люцияне ул көнне, иреннән тыш, чәчәк бәйләмнәре, шарлар белән әтисе, уллары — 14 яшьлек Дамир белән 8 яшьлек Рәсим, туганнары каршылады.
—Үзебез ике бала үстек, икебездә дә икешәр малай иде. Менә хәзер киленебез Люция нәни Әминәне алып кайтты,—ди Рафисның сеңлесе.—Теләгебез шул—исән–имин генә үссеннәр.
Шунда түзмәде, сүзгә Рафисның әтисе, хәзер инде биш онык бабасы Хәмит Әмиров та кушылды.
—Киленебез бик әйбәт. Дус, тату яшибез, Аллага шөкер. Баланың баласы балдан татлы, диләр. Оныкларымны бик яратам. Кечкенә кызыбыз да гаиләгә бәхет өстәсен,—диде ул.
Сәрдәбаштан Илдар Степановның бәхете күзләренә үк чыккан, йөзендә шатлыклы елмаю балкый. Малай туган бит! Альмир булачак! Кызлары Алинә белән Айзилә дә ишектән күзләрен алмыйча бәби күтәргән әниләрен көтәләр.
—Ә тагын кыз бала туган булса?—дип сорыйм Илдардан.
—Миңа барыбер иде. Кызларымны да бик яратам. Исән–сау гына булсыннар.
—Нәни Альмирга игътибар зуррак булачак бит хәзер. Көнләшмәссезме?—дигән сорау-га кызлар икесе беравыздан: “Юк, без аны күптән көттек инде. Тизрәк күрәсе килә”,—дип җавап бирделәр һәм шунда ишектән чыгып килүче әниләре Гөлназның кочагына ташландылар.
Балаларны озата чыккан Арча үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлеге өлкән акушеркасы Ралия Шакирова әниләргә һәм, әлбәттә инде, әтиләргә матур теләкләрен җиткерде. Аннан сүзне ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илдар Нотфуллин алды.
—Быел 10 айда гына районыбыз юлларында 57 юл–транспорт һәлакәте теркәлде. Шуларда 16 кеше һәлак булды, 78е төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды. Бишесе балалар катнашында иде. Бер бала һәлак булды. Беренче сәбәп—машинада балалар утыртып йөртү өчен махсус җайланма булмау. Шуны күздә тотып без бүген ике гаиләгә дә яңа туган балаларыгыз өчен махсус җайланма бүләк итәбез,—диде ул.
Бик зур һәм кирәкле бүләк. Чөнки ике гаиләдә дә машина бар. Ике әти дә аның беренче чираттагы мөһим әйбер икәнлеген аңлый.
—Балаларыбызның юлда исән–имин йөрүләре өчен кирәк ул. Ата–ана өчен алардан да кадерлерәк тагын нәрсә бар?—диделәр Рафис белән Илдар мондый зур һәм кирәкле бүләк тапшыручыларга рәхмәт-ләрен белдереп.
Моны һәр әти һәм әни аңласын, балалары тормышы һәм килә-чәге алар кулында икәнен истән чыгармасын иде.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 00 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 10 июне
2026 елның 10 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - көндез яшен, кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
8
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 9 июне
2026 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгыр һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда - төнлә) көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла.
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз