Төнге рейдта

2013 елның 29 ноябре, җомга
Төнге рейдта
Беркөн кичке 9дан соң Арча үзәгеннән үтәргә туры килде. Нәкъ зур шәһәрләрдәге кебек бу вакытта монда тормыш башлана гына икән әле. Ул машина артыннан машина, яныңнан әле берсе, әле икенчесе сызгырып кына үтеп китә, көчле музыка тавышыннан туктап торганнары да дер селкенә. Бу вакытта яшүсмерләрнең нәрсә эшләп йөргәнен кем белә. Шуңа узган шимбәдә кызыксынып ЮХИДИ хезмәткәрләре белән төнге рейдка чыктым.
Ул төнне юл хәрәкәте иминлеге сакчылары участок инспекторлары белән берлектә Арчаның һәр почмагында диярлек юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны “аулады”. Без ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе пропаганда бүлеге җитәкчесе Альберт Сабиров, Россия Эчке эшләр министр-лыгының Арча бүлеге участок инспекторы Равил Рәхмәтуллин белән шәһәр үзәгендә тордык.
Төнге рейд тыныч үтте, әмма капкынга эләгүчеләр дә күп булды. Шәһәр урамы буйлап ак–караны күрмичә чабарга да күп сорап тормыйлар. ЮХИДИ инспекторы юл кырыенда басып торганда гына бераз тормозга басалар, ул читкә китүгә яңадан элдертәләр. Кая монда куркынычсызлык кагыйдәләре турында уйлау, кая игътибар, саклык.
“ВАЗ–2114” хуҗасы авылдан ук килгән, тик машинаны теркәү турындагы таныклыкны гына әтисенекен алган. Эвакуатор өлгергәнче тиешле документны китереп җиткермәгән булсалар, бу ялгышлыгы егеткә кыйммәткә чыккан булыр иде. Болай ул 500 сум штраф белән генә котылды. Машина йөртү хокукын биргән документын ук өендә калдырып чыккан әле берсе. Аңа да такси белән өенә кайтырга туры килде. Тик нәкъ мәкальдәге кебек, томшыгын гына алган иде, койрыгы ябышты. Машина номеры яктыртылмау сәбәпле, 500 сум штрафка “лаек булды”. Ә менә икенчесе автогражданлык иминияте срогы чыгуы турында онытып җибәргән. Аңа машина номерын бирергә, алганда 800 сум штраф түләргә туры киләчәк. Номерсыз юлга чыкса, штраф 5000 сум. Менә шундый хәтерне бик тиз яхшырта торган сан.
Яктыртылмаучы яки пычрак булу сәбәпле бөтенләй укылмаучы номерлар белән юлга чыгучылар бер ул гына булмады. Алгы фаралары янмаган килеш Арча урамы буенча сәяхәт итүчеләр дә очрады. “Кичке караңгыда алай йөрү рөхсәт ителми,—дип аңлатты Равил Рәхмәтуллин.—Чөнки көннең бу вакытында болай да күрүчәнлек начарлана”. Ярый, 500 сумыңны түләдең дә котылдың, ди. Алла сакласын, шунда берәр хәл килеп чыкса? Алдыңны–артыңны карап йөрү дә кайчак таманга туры килә.
Куркынычсызлык каешын такмаучылар да җитәрлек. Аның ЮХИДИ хезмәткәрләренә түгел, үзләре өчен кирәклеген дә аңлыйлар, тик сансызлык куәтлерәк, күрәсең. Штрафның 1000 сумга җитүе дә кайберәүләрне куркытмый. Шунысы кызык, руль артындагыларның күбесенең эш урыннары юк. Үзем тапкан мал түгел, әтинеке жәл түгел, диләр бит. Штрафны үз кесәсеннән чыгарып түләсәләр, йөрәкләре авыртыр иде. Ә әти–әни акчасы жәл түгел шул.
—Түләмичә дә кала алмыйлар, чөнки беркетмәдә язылганнар мәгълүматлар базасына кертелә һәм контрольдә тотыла. 60 көн эчендә штраф белән исәп–хисап өзелмәсә, Административ хокук бозулар турында кодексның 20.25нче маддәсе нигезендә, аңа өстәп, тагын икеләтә күләмдә түләргә туры килә. Мәсәлән, 5000 сум штраф 15000 сумга төшә, — ди ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илдар Нотфуллин.
Бу көнне төнге рейд вакытында барлыгы 53 беркетмә төзелде. ЮХИДИ хезмәткәрләре эше штраф салудан гына тора, дип уйламагыз. Алар яхшылап аңлата, киңәшләрен бирә, кисәтә, юлларда кешеләр зыян күрмәсен өчен көчләреннән килгәнне эшли. Бары тик файдалы киңәшләргә колак салырга гына кирәк.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International