Ялгышырга ярамый

2013 елның 29 ноябре, җомга
Ялгышырга ярамый
Күптән түгел Яр Чаллы бала тудыру йортында балалар алмашыну вакыйгасын ишетеп хәйраннар калдык. Моңа кадәр Андрей Малахов алып барган “Әйдә, сөйләсеннәр” телетапшыруыннан гына мондый җанөшеткеч вакыйгалар турында ишеткән бар иде. Ә монысы бөтенләй янәшәбездә, туган Татарстаныбызда. Бала тудыру йортына ышанып баралар, лабаса.
Үзебезнең район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегенә килгәндә көндезге сәгать 2ләр тирә-се иде. Эш көне булгангамы, әллә бәбиләүчеләр элеккечә күп булмагангамы, өченче катка (бүлек шунда урнашкан) сызгырып, кычкырып, ананың хәлен белүчеләр, баланы тәрәзәдән күрсәт әле, дип ялваручы аталарны күрмәдем. Күптән түгел сеңелкәш монда бәбиләде, кесә телефоны аша тәрәзә янына килүен, улын да тәрәзә аша күрсәтүен сораган идем. Телефон телефон инде ул, барыбер дә тәрәзә аша бер–береңне күреп, рәхәтләнеп кычкырып сөйләшүгә җитми. Аның бөтен тәме шунда.
Бүлек мөдире, акушер–гинеколог Раушания Хәсәнова белән фойеда очраштык.
— Бөтен хыялым менә шушы вестибюльне зурайту, — дип каршылады ул мине. — Әниләр һәм бәбиләрне каршы алучыларга, аналарның үзләренә һәм озатучы медицина хезмәт-кәрләренә дә ничек күңелле булыр иде.
Әле аның тагын бер хыялы бар — бүлектә җылы су булдыру.
Бала тудыру бүлегендә нәниләр бүлмәләренең (алар ике) бикле икәнлегенә игътибар иттем. Ә эчтә — тезелеп киткән караватларда сабыйлар. Пыяла тәрәзәләр аша барысы да ачык күренә.
— Үз артыбыздан һәрвакыт ишекне бикләп йөрибез, — ди балалар бүлмәсе шәфкать туташы Гөлнара Фәйзиева.
Бала тудыру бүлмәлә-рендә (икәү) тынлык хөкем сөрә. Алар булачак әниләрне кабул итәргә әзер тора.
— Бер бүлмәдә бер генә хатыннан бала таптырабыз, үзегез күрәсез, станда берәү генә, — ди акушер Алинә Шакирҗанова. — Әгәр дә ике хатынның да бер үк вакытта бәби табар вакыты җитсә, янәшәдә бала кабул итәргә тагын бер бүлмәбез әзер.
— Акушер кулыннан баланы алып, менә шушы реанимация өстәленә салабыз, — дип сөйли яңа туган балалар саулыгын кайгыртучы табиб– неонатолог Эльвира Минһаҗева. — Баланың тән температурасын саклау өчен өстән җылы бәреп тора. Җылыда бала чистартыла, авыз, борын куышлыгыннан артык сыеклык суыртыла, кирәк икән, кислородка тоташтырыла, авырлыгы, буе үлчәнә. Шул арада баланың ике кулына да мәгълүматлары язылган ярлык бәйләп куела. Төрелгәч, күкрәгенә тагын бер ярлык тагыла.
— Тугач та баланы анага күрсәтәбез, — ди бүлек мөдире Раушания Хәсәнова. — Ана белән бала, бер–берсенә карашып, тудыру бүлмәсендә ике сәгатьләп ята. Ана — станда, бала — реанимация өстәлендә. Аннан аларны әниләр һәм бәбиләр бүлмәләренә урнаштырабыз.
Менә ул әниләр бүлмәсе, бәби тавышы, аналарның шатлыклы күз яшьләре сеңгән бүлмә.
— Ике баламны да монда, Арчада таптым, — дип сөйли баласын имезеп утырган Люция Шәйдуллина. — Баланы тудыргач та күтәреп күрсәттеләр, үз балаңны башкалар белән берничек тә бутап булмый.
Анестезиолог ярдәме белән баласын исән–сау тудырган Алинә Гайнетдинова:
— Баланы карагач кына анестезиолог, әйдә, хәзер йокласаң да була, — диде.
Арчаның бала тудыру бүлегенә Балтач, Биектау районнарыннан да килеп, хәтта Казаннан кайтып бәбиләүчеләр дә бар. Димәк, ышаналар.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International