Арча районында узган ел 335 инсульт очрагы теркәлде
Әңгәмәдәш – Арча хастаханәсенең йөрәк һәм кан юллары үзәге җитәкчесе, табиб Ринат Хәстиев.
– Ринат Мирбатович, Арча районында елына ничә инсульт очрагы теркәлә?
– Россиядә елына 450 меңгә якын инсульт очрагы күзәтелсә, аларның 18 меңе Татарстанга туры килә. Арча районында узган ел 335 инсульт очрагы теркәлде.
– Район хастаханәсендә күпме авыру дәваланып чыкты?
– Безнең районара йөрәк һәм кан авырулары үзәге алты районга хезмәт күрсәтә. Шушы 6 районнан бездә 736 кеше инсульттан дәваланып чыкты.
– Бу авыруны кичергән кешеләр нинди хәлдә була?
– 31 проценты чит ярдәмгә мохтаҗ була, 20 проценты мөстәкыйль йөри алмый һәм бары тик 8 проценты гына элеккеге тормышка кайта ала. Ел саен дөньяда 5,5-7 миллионга якын кеше, Россиядә 300 меңгә якын кеше инсульттан үлә. Инсульт бөтен дөньяда үлем сәбәпләре арасында икенче урында тора.
– Инсультның билгеләре?
– Инсульт булса, баш миенең билгеле бер функцияләре бозыла. Үзгәрешләр баш миендә кан әйләнеше бозылу аркасында килеп чыга. Аяк-кулда кинәт берьяклы хәлсезлек барлыкка килә, сөйләм бозыла, бер күз начар күрә, баш авырта башлый. Гәүдә тотрыксызлана. Йөз кыйшая һ.б. Инсульт ике төрле була: ишемик һәм баш миенә кан саву (геморрагик). Икесендә дә баш миендәге нейроннарның бер өлеше үлә. Ә алар исә дирижер сыман. Сөйләм, хәрәкәт өчен җавап бирәләр. Ә дирижер булмагач, алар белән идарә итүче калмый. Гемморрагик инсульт вакытында кан тамырының стенасы юкарып, килеп туган басымга түзә алмыйча шартлый, башка кан сава. Ишемик инсульт вакытында исә кан тамырларына тромб тыгыла. Икесе дә куркыныч санала.
– Инсульт нидән барлыкка килә?
– Инсультның сәбәпләре ике төрле була: беренчесе – үзгәртеп булмый торганнары – нәселдән килә, чир өлкән яшьтәгеләргә хас һәм ир-атларда күбрәк була. Икенчесе – үзгәртеп, көйләп була торганнары – югары кан басымы, шикәр чире, симерү, аз хәрәкәтләнү, тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләрне күп куллану һ.б.
– Ничек ярдәм итәргә?
– Кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Табиблар килгәнче авыруны аркага яисә кырын яткырырга кирәк. Корсагына яткыру яки башын гәүдәсеннән түбән төшерү тыела. Форточканы, тәрәзәне ачарга. Әгәр авыру суламаса, ясалма сулыш һәм турыдан-туры булмаган йөрәк массажы ясарга кирәк. Сулыш “авызга авыз“ ысулы белән чүпрәк яки чиста борын яулыгы аша үткәрелә.
– Инсультны ничек булдырмаска?
– Дөрес тукланырга. Табында күбрәк җиләк-җимеш, яшелчә, боткалар, майсыз ит, балык өстенлек итсен. Һәр көнне ким дигәндә ярты сәгать даими физик активлык кирәк, йөгерүгә караганда, йөрү яхшырак! Тәмәке тартмаска.
– Инсульт кичергән кешене ничек тәрбияләргә?
– Өзлегүләр килеп чыкмасын өчен авыруны вакытында ашатырга, тиешле даруларны эчертергә, организмны аксым белән баетып торырга кирәк һәм башкалар. Һәр авыруга табиблар аерым киңәшләр, дәвалау ысулларын бирә. Даими рәвештә хастаханәдә тикшеренеп тору, кан басымын гел контрольдә тоту мөһим. Хәзерге вакытта республикада инсульт авыруларын дәвалый торган тернәкләндерү үзәкләре эшли. Анда инсульт кичерган авырулар тернәкләнү үтә ала.