Якташларыбыз белән горурланабыз

2025 елның 31 октябре, җомга

Лаеш техникумы каршында эшләп килүче уку-авиация үзәгенең “БАС 231” төркеме студенты Арча егете Данил Хәнәфиев алтын медаль яулады.

Ә аның бертуган сеңлесе шулай ук уку-авиация үзәгенең “БАС 231” төркеме студенты Лия Хәнәфиева көмеш медальгә ия булды.

Лаеш техник-икътисад техникумында өч компетенциядә һөнәри осталык буенча “Профессионаллар” чемпионатының төбәк этабы үтә. Катнашучылар пилотсыз авиация өлкәсендә белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтә. Бәяне экспертлар куя. Көрәш өч көн дәвамында бик кызу бара. Һәм анда Данил Хәнәфиев җиңеп чыга. Ул пилотсыз очу аппаратларын очарга әзерләүдә белемен генә түгел, ныклы характер, иң кирәк вакытта дөрес карар кабул итә белү осталыгын, үзсүзлелек һәм үҗәтлек күрсәтә. Нәтиҗәдә, Данил һөнәри осталык буенча “Профессионаллар” чемпионатының төбәк этабында алтын медаль яулый.

Чемпионат пилотсыз һава суднолары белән идарә итү өлкәсендә иң яхшы белгечләрне җыя. Катнашучыларга әлеге компетенция белән бәйле булган төрле биремнәр буенча үзләренең осталыкларын күрсәтергә кирәк була. Арча егете бөтен сынауларны да уңышлы үтә. Аның пилотсыз һава суднолары белән идарә итү осталыгы һәм бу эшнең бөтен нечкәлекләрен белүе хәтта экспертларны да сокландыра.

Моннан тыш Данил Хәнәфиев Калугада үткән Россия Федерациясе Чемпионатында Мәскәүне генә үзеннән уздырып, ә Новосибирскны артта калдырып, көмеш медаль яулады. Ул анда Татарстан данын яклады, акчалата премиягә ия булды.

Данилның сыйныфташы, бертуган сеңлесе, Арча кызы Лия Хәнәфиева шул ук “Профессионаллар” һөнәри осталык буенча чемпионатның төбәк этабында көмеш медаль яулаган. Данил акчалата бүләккә, ә Лия исемле сәгатькә ия булган.

Хәнәфиевлар гаиләсе белән күптәннән якыннан булмаса да, ишетеп, күреп белеп таныш. Данил белән Лияның әтиләре

Васил Арчаның өченче мәктәбендә укыды. Калугада авиация-очу училищесын кызыл дипломга тәмамлаганнан соң, Казанда планер спорты инструкторы булып эшләде. Спортчыларны планерда очарга өйрәтте. Коркачыктагы аэроклуб директоры булды. Аннан кече авиациядән китте. Хәзерге вакытта ул зур авиациядә. Аэробуста дөньяның төрле почмакларына оча. Дүрт бала атасы. Данил белән Лия Василның балалары.

Данил Арчаның икенче мәктәбен тәмамлаганнан соң, Лаеш техникумы каршында эшләп килүче уку-авиация үзәгенә укырга керә. Ул мәктәптә укыган вакытта ук ДОСААФның аэроклубында планер спорты белән шөгыльләнә. Дүрт тапкыр парашюттан да сикерә. Шулай кечкенәдән әтисе кебек авиация белән кызыксына. Үзе генә түгел, сеңлесен дә читкә җибәрми. Шул елны алтынчы мәктәпнең тугызынчы сыйныфын тәмамлаган, дизайнер булырга хыялланган Лияны үзе белән китәргә күндерә. Бүген алар икесе дә өченче курс студентлары.

Үзәктә укытучылары арасында да ихтирам яуларга өлгергән Данил. Анда да иң яхшылар сафында йөри. Укытучылар җитмәгәч, Данилны махсус хәрби операция зонасына китүчеләрне пилотсыз очу аппаратлары белән эшләргә өйрәтүне ышанып тапшырганнар. Хәтта ул Идел буе округыннан җыелган 500 укытучыга да бу юнәлештә башлангыч әзерлек дәресләре биргән.

Данил белән Лия Лаеш техникумы каршында эшләп килүче уку-авиация үзәгендә бүген Арчадан үзләре генә түгел. Пилотсыз очу аппаратлары белән эшләргә өйрәнү теләге белән тагын дүрт кеше – Рүзәл Миннемуллин, Рияз Шакиров, Мурат Шәйхелисламов һәм күршеләре Рәсим Сабиров та киткән. Рәсим дә “Профессионаллар” һөнәри осталык буенча чемпионатның төбәк этабында алтын медаль яулаган. Дөрес, ул “Пилотсыз очу аппаратларына каршы тору” компетенциясе буенча.

Егет-кызларыбызның уңыш-ларына сөенәбез, алар белән горурланабыз  һәм киләчәктә аларның тагын да зуррак үрләр яулауларын телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International