Арчаның өченче башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы музеенда прапорщик Александр Иванов истәлегенә мемориаль такта куелды
Гөлсинә Зәкиева
Бу көнне батырның әти-әнисе Валентина һәм Николай Ивановларга уллары һәлак булганнан соң бирелгән “Батырлык” ордены тапшырылды. Чарага Александрның бертуганы Маргарита Николаевна да килгән иде.
Күз яшьләре белән сугарылган чара булмаса, нинди матур бәйрәм килеп чыгар иде. Әмма Валентина Ивановнаның елый-елый сөйләвен, Николай Викторовичның кайгылы йөзен күреп, залда кем генә күз яшьләрен яшереп кала алды икән?!
Шулай да бу тантана. Зур тантана. Үзебезнең героебызны зурлыйбыз. Безнең өчен ул күңелләрдә мәңге сакланачак герой. Залда укытучылары, сыйныфташлары, “Сугышчан туганлык” җәмәгатьчелек оешмасы вәкилләре, хәрбиләр, бүгенге укучылар утыра. Район башлыгы урынбасары Рамил Мөхәмәдияров килгән. Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча чик буе идарәсе башлыгы генерал-майор Юрий Урванов кайткан. Ә каршыда, экранда Александрның портреты. Җитди йөзе, үткен күзләре белән залдагыларга мин хәрби бурычымны намус белән үтәдем, сезнең йөзгә кызыллык китермәдем, дия кебек.
– Чик сакчысы һөнәр генә түгел, ул – язмыш. Алар беренчеләрдән булып тормышларын куркыныч астына куя. Александр Иванов үз бурычын ахырына кадәр үтәде. Бик катлау-лы, авыр көннәр иде ул. Украина нацистлары тыныч халыкка һөҗүм ясады. Чик сакчылары зур югалтулар бәрабәренә безнең чикләрне саклады, – диде Юрий Урванов.
Прапорщик Александр Николаевич 2013 елдан чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Бу елның 8 маенда аларның чик буе наряды сугышчан бурычны үтәгәндә Украина нацистлары тарафыннан артиллерия утына эләгә. Александр авыр җәрәхәтләр алып, һәлак була. Соңыннан укытучылары сөйләве буенча, ул ике сугышчан дустын ут эченнән алып чыга, калганнарына өлгерә алмый, үз тормышы бәрабәренә, аларны гәүдәсе белән каплый.
– 2009 елда мәктәпне тәмамлады Александр Иванов. Сыйныфыбыз бик дус иде. Һәр укучы күңелемдә үз эзен калдырды. Һәрберсен хәтерлим һәм ихтирам итәм. Сашаны да яхшы хәтерлим. Аны яраталар иде. Ул нинди генә авыр хәл килеп тумасын, чыгу юлын таба белде. Күңелемдә һәрчак изге күңелле, кыю, ярдәмчел, ышанычлы егет буларак сакланачак, – диде сыйныф җитәкчесе Наилә Абдуллина.
Күрсәткән батырлыгы өчен Александр Иванов Россия Президентының 2025 елның 7 сентябрендә кабул ителгән Указы нигезендә һәлак булганнан соң “Батырлык” ордены белән бүләкләнә.
– Баласын югалту әти-әни өчен иң зур кайгы, – диде елый-елый Валентина Ивановна. – Безне шулай олылавыгыз өчен зур рәхмәт. “Әни, бу эш минеке. Гражданкада нәрсә эшләрмен, күз алына китерә алмыйм”, – диде ул. Контракты тәмамлангач, монда кайтырга тиеш иде. Насыйп булмады.
Александр Ивановны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. “Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган егетләребез истәлеге мәңге күңелләрдә сакланыр”, – диде “Сугышчан туганлык” җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов.
Мемориаль тактадан елмаеп Александр карап тора. Бигрәкләр дә яшь бит әле. Яшисе дә яшисе. Һәм ул яшәячәк. Тик безнең күңелләрдә, герой булып.
Мәктәп директоры Гөлнара Заһидуллина махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләргә гуманитар ярдәм әзерләүдә башкарган эшләре белән таныштырды. Укытучылар, укучылар – барысы да үз өлешен кертә. Күргәзмә никадәр күләмле эш башкарылганын күрсәтеп тора.
– Илнең бөтен төбәгеннән гуманитар ярдәм килә, – диде Юрий Урванов. – Мондый бердәмлек белән җиңү, һичшиксез, безнеке булачак!