Пони очраштырды

2025 елның 31 октябре, җомга

Сөрдедән Югары Орыга барышлый авыл кырыенда басып торган кечкенә атка – понига күз төште. Кире кайтышлый шуның янына тукталдык. Ул безне бик тыныч каршы алды, фотога да бик теләп төште.

Пони үзе генә түгел икән – еракта түгел утарда йөргән атларны күрдек. Озакламый безнең  янга үзбәк егете Бәхтияр килеп җитте. Ул шундый ачык кеше, бераздан без аның белән якын дуслар кебек идек инде. Соңыннан үзбәк ипие белән дә сыйлады әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International