Биредә резидентларны көтәләр

2025 елның 31 октябре, җомга

Әңгәмәдәш – “Шәхси эшмәкәр Фәсәхиев Д.Ш” сәнәгать мәйданы компаниясе идарәсе” ширкәте җитәкчесе Даниял Фәсәхиев.

– Даниял Шакирович, сез зур тәҗрибәле белгеч, җитәкче, башта үзегез белән таныштырып үтсәгез иде.

– Мин Түбән Мәтәскә авылыннан. Казан авыл хуҗалыгы институтының механизация бүлеген тәмамладым. Киров исемендәге колхоз стипендиаты идем. Шунда эшкә кайтып, 10 ел инженер булып эшләгәч, Арчадагы район “Сельхозтехника”сына баш инженер итеп билгеләделәр. 1989 елда Мичурин исемендәге колхозга (үзәге Иске Кырлай) рәис итеп җибәрделәр. Колхоз рәисе булып 10 ел эшләдем. Уңышын да яхшы алдык, сөтен дә саудык. Көчне күбрәк механикалаштыруга бирдем. Яңа техникалар, станоклар, ремонт базасын көчәйтү дисеңме – барысы да эшләнде. Ике авылда гаражлар төзелде. 1998 елда Арчаның ремонт-механика заводына директор итеп куйдылар. Бүгенге көнгә кадәр шунда хезмәт куям. 27 елдан артты. Хезмәт юлымда бик күп кешеләр белән эшләргә туры килде. Биналарны ремонтлау, аларның түбәләрен карау, яңа технологияләр кертү, яңа җиһазлар алу – җитди эш алып бардык һәм алып барабыз. Төрле өлкәләрдәге механизация заводлары, институтлар белән хезмәттәшлек иттек. Менә 15 еллап инде үзебезнең һөнәри бәйрәмне билгеләп үтәбез. Искә төшереп үтәм, 30 октябрьдә – инженер-механиклар көне.

– Котлыйбыз! Исән-сау эшләргә, игелек-ле эшләр башкарырга һәм арчаларны эш белән тәэмин итәргә язсын! Инде хәзер предприятиенең бүгенге көне турында сөйләшик.

– Безнең сәнәгать паркы ул шәхси парк. Бездә 13 резидент үз эшен алып бара. Төрле юнәлештәге предприятиеләр эшли. Ике урында полиэтилен торба җитештерәләр, иске полиэтиленны җыеп, эретеп, ваклыйлар һәм шуннан төрле әйберләр ясыйлар, сөт комбинатларына, сөт җыючыларга заманча җиһазлар эшлиләр, машина агрегатлары, кузов ремонты, буяу, металл конструкцияләр,  һ.б. Быел ел ахырына 2 млрд сумлык эш башкарылачак. 200 млн. сумлык салым кертәбез. Шуның 60 млн.ы – җирле бюджетка.

– Сездә күпме кеше эшли?

– 164 кеше эшли. Эш кирәккәннәр килә ала. Кабул итәбез.

– Алдагы планнарыгыз.

– Сәнәгать паркында үз эшләрен ачучы резидентлар тагын да артачак. Бүгеннән бездә үз эшен ачу мөмкинлекләре бар. Элеккеге салым инспекциясенең бушаган бинасының беренче катында яңа резидентлар үз эшләрен башлап җибәрәчәк.

– Резидентларга нинди өстенлекләр каралган?

– Өстенлекләре шактый. 1 процентлы кредит алып була, алар җир, мөлкәт  салымнарыннан азат ителә, электр энергиясенә түләүләрнең 30 проценты кире кайта һәм башка өстенлекләр бар. Төрле грантлар отарга мөмкин.

– Уңышлар сезгә!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International