“Арча” сәнәгать паркында хәлләр ничек?

2025 елның 31 октябре, җомга

Резидентлар узган ел 2 млрд. сумга якын продукция җитештерделәр

Румия Надршина

Әңгәмәдәш – “Арча” сәнәгать паркы җитәкчесе Зөлфәт Шәрәфетдинов.

– Зөлфәт Зөфәрович, искә төшерик әле, “Арча” сәнәгать паркы кайчан һәм кайда оешты?

– Безнең “Арча” сәнәгать паркы 2019 елда төзелә башлады. Беренче резидент үзенең эшен 2020 елда башлады. Башта 2019 елда юллар салынды, коймалар тотылды, электр энергиясе һәм газ кертелде. Парк Арча станциясендә Кленовая урамында урнашкан.

– Бүгенге көндә парк-та күпме эшмәкәр үз эшен алып бара?

– 10 резидент үз эшен алып бара һәм тагын 6 резидент үз эшен ачу максатыннан төзелеш, оештыру эшләре алып бара. Зур резидентлардан “Ихлас” компаниясе, катнаш азык заводы, сөт кабул итү пункты, сөт продукциясен җитештерә торган оешма, кондитер әйберләр (күбрәк тортлар) җитештерүче предприятие һәм терлек фермаларына металл конструкцияләр эшләүче “ТехноАрск” үз эшләрен алып баралар.

– Паркта күпме кеше һәм нинди  һөнәр ияләре эшли?

– Бездә 350 кеше эшли. Төрле һөнәр ияләре: инженерлар, механиклар, шоферлар, слесарь, эретеп ябыштыручылар, кондитерлар һәм башкалар хезмәт итә.

– Үзегез нинди һөнәр алдыгыз?

– Мин үзем Казан аграр университетын тәмамладым. Хисапчы-икътисадчы.

– Ни өчен бу сорауларны бирәм, чөнки мәктәп балаларының күбесе   югары сыйныфларда укыганда нинди һөнәр сайларга белмиләр. Районда калырга теләүчеләр азрак күзалласыннар иде: кайда нинди һөнәр ияләре кирәк. Сөйләшүне дәвам итик. Үз эшен ачарга теләге булганнарга бүген сәнәгать паркында урыннар бармы?

– Бүген сәнәгать паркында урыннар алынып бетте инде. Безнең сәнәгать паркы барысы 21 гектар җирне тәшкил итә. Икенче елда парк тагын да  зураячак, 18 гектарга. Үз эшләрен ачарга теләүчеләр булса – урыннар булачак.

– Резидентларга дәүләт ярдәме бармы?

– Сәнәгать паркының юллары, электр энергиясе, газ дәүләт ярдәме белән эшләнде. Бүгенге көндә 6 елга дәүләт ярдәме 264,5 млн сум тәшкил итә. Безнең резидентлар микрозаймнардан актив файдаланалар. Аларга  микрофинанс оешмалар кечкенә процентлы микрозаймнар бирәләр.

– Эш нәтиҗәләре ничек?

– Резидентлар узган ел 2 млрд. сумга якын продукция җитештерделәр. Үз тармакларын тагын да үстерү өчен 1,8 млрд. сумлык  инвестиция керттеләр.

– Киләчәккә планнарыгыз нинди?

– Сәнәгать паркын тагын да зурайтачакбыз. Үз эшләрен ачучыларга юлларын төзеп, газ кертеп, утларын сузып, уңай шартлар тудыруны планлаштырабыз. Бездә иң зур өстенлек – арзан электр энергиясе, ике тапкырга арзанрак. Шуңа күрә бездә үз эшеңне ачу файдалырак. Яңа резидентларны көтеп калабыз. Килегез, аңлатырбыз, дәүләт ярдәмнәре дә күп төрле.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International