Мәктәптә хәйрия ярминкәсе узды

2025 елның 24 октябре, җомга

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызга ярдәм итү максатыннан Курса-Почмак мәктәбендә “Без бергә” хәйрия ярминкәсе үткәрелде.

Сатуга балалар үз куллары белән ясаган эшләнмәләр, әти-әниләре пешергән ризыклар, тәм-томнар, укытучылар әзерләгән, бәйләгән, чиккән, теккән әйберләр куелган иде.

Бу матур традиция мәктәптә өченче ел рәттән үткәрелә икән. Моның белән укучылар бердәмлек булганда гына барына да ирешергә, җиңү яуларга булганны аңлатырга тели.

Ярминкә тантаналы линейка белән башланып китте. Гимн яңгырады. Балалар кулларын йөрәк турысына куеп, аны үзләре башкарды. Башка очракта, бәлки, аңа игътибар да итмәгән булыр идем. Әмма бу чарада ул күңелләрне йомшартты. Аннан шушы мәктәптә укыган Иске Масра егете Нәсим Габидуллинны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Нәсим махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнеп китте. Батырлык үрнәкләре күрсәтте. Быел хәрби бурычын үтәгәндә геройларча һәлак булды.

– Искиткеч акыллы егет иде. Көрәшче. Яу кырында да үзен сынатмады. Әнисенең чын күңелдән кайгысын уртаклашабыз. Нәсим безнең күңелләрдә мәңге сакланыр, – диде мәктәп директоры Нурзилә Сабирҗанова.

Ул шулай ук балаларны әлеге ярминкәнең максаты белән таныштырды. Зур тырышлык куеп әзерләнгән укучылар, аларның әти-әниләренә рәхмәтен белдерде. Тантаналы җыелыш җырлар, сәхнәләштерелгән күренешләр, биюләр белән бизәлде. Ул үзенчә бер бәйрәм төсе алды.

Ярминкә укучылар күңелендә тагын бер вакыйга белән кереп калыр – бу көнне аларга кунакка махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән Курса-Почмак егете Рамазан Мөхетдинов килде. Ул да шушы мәктәпне тәмамлаган, аннан педагогика көллиятендә белем алган һәм мобилизацияләнеп МХОга киткән. Әлеге көндә кыска вакытлы ялда.

Ярминкәгә килгән тагын ихтирамга лаеклы ике кеше белән таныштырып үтми булмый – алар Иске Му авылыннан махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче Айдар Сафинның әнисе Кадрия ханым һәм хатыны Айгөл.

– Егетләргә безнең ярдәм бик кирәк. Алар туган якларыннан килгән һәр хәбәргә чиксез шат, – диде Айгөл балаларның шулай көчләреннән килгәнчә ярдәм итәргә теләүләренә рәхмәтен белдереп. 

Ярминкә оештырылган спортзал гына түгел, бөтен мәктәп балаларның шатлыклы авазларыннан гөр килеп торды. Өстәлләрдә дә ниләр генә юк! 

– Өч ел рәттән уздырабыз ярминкәләрне, – диде җиденче сыйныф укучысы Самат Сәмигуллин. – Мин быел әбием пешергән кабартмаларны алып килдем.

Бу изге эшкә һәр сыйныф кушылган. Әле кечкенә генә булсалар да, беренче сыйныф укучылары да үз өлешен кертергә тырышкан. Әлбәттә, укытучылары ярдәме белән.

– Әти-әниләр дә булышты, – диде башлангыч сыйныф укытучысы Ләйсән Шиһапова. – Үзем дә читтә калмадым. Минем ирем умартачы. Бал һәм бал продукцияләре сатарга куйдым.

– Безнең коллектив районнан киткән һәр гуманитар йөккә нәрсәдер булса биреп җибәрә, – диде Нурзилә Сабирҗанова. – Быел мәктәпкә биш тегү машинасы кайтты. Дизайнер һөнәре үзләштергән укытучы алдык. Балалар хәзер сөенә-сөенә махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә мендәрләр тегә. 

Балалар кулы белән әзерлән-гән мендәрләр егетләрнең күңел-ләрен җылытсын, ярдәмнәре аларга барып ирешсен. Иң мөһиме, исән-сау җиңү яулап әйләнеп кайтсыннар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International