“Максатым - бүгенге үсеш курсына ярдәм итү”

2025 елның 24 октябре, җомга

Динар Абдуллин махсус хәрби операцияне ахырына кадәр җиткерергә кирәк, дигән фикердә

Гөлсинә Зәкиева

Арчадан Динар Абдуллин махсус хәрби операция зонасына өлешчә мобилизация буенча 2022 елның 29 сентябрендә китә.

– Махсус хәрби операция башлану белән бөтен кешенең тормышы үзгәрде. Күпләр шуның белән яши башлады. Минем дә уемда шул гына булды, – диде Динар Абдуллин.

Июль аенда Татарстан егетләрен туплаган “Тимер” һәм “Алга” батальоннары барлыкка килә. Башта Динарның шулар рәтенә кушыласы килә. Әмма нәрсәдер аны тотып тора, бармый кала. Мобилизация башлангач, егетне хәрби комиссариатка чакыралар. Анда хәйран гына хәрби комиссар белән сөйләшеп утыра ул һәм катгый карарга килә.

– Мин ирекле рәвештә махсус хәрби операция зонасына җибәрүләрен сорап рапорт яздым. Гаиләм, балаларым юк. Ә туганнарым, бу хакта ишеткәч, шок хәлендә калды. Юкка борчылмагыз, бар да яхшы булыр, дигәч, тынычландылар кебек. Әллә миңа гына сиздермәделәрме? Анысын белмим. Әмма әйткән сүземнән кире кайтмасым көн кебек ачык иде, – диде Динар Абдуллин. – Һәм бу гамәлем өчен бер дә үкенмәдем, үкенмим дә.

Динар өч яшеннән Арчада яши. Шәһәрдә үсә, беренче мәктәпне тәмамлый. Махсус хәрби операция зонасына киткәнче, металл конструкцияләр белән шөгыльләнә,  үз эшен яратып башкара. Чын ир-егетләр хезмәте, дигән фикердә була ул. Бәлки, шулай дәвам иткән дә булыр иде. Әмма илдәге вәзгыять аның планнарын гына түгел, уйларын да үзгәртеп куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International