Румия Надршина
Арча стадионы, Казансу паркына йөрергә еш төшкәнлектән (җәяү дә, машина белән дә), эх, җәяүлеләр өчен тротуар булса, дип хыяллана идем. Чөнки бу машина юлы велосипедчылар, җәяүлеләр өчен хәтәр иде. Күңелсез очраклар да булгалады.
Шулай быел апрель ахырында җәяүләп стадионга төшеп барам, күрәм, стадионга, Казансу паркына төшүче машина юлы кырыена тротуар ясыйлар. Хәзер анда менә дигән тротуар!
Арчадагы Җиңү паркы, урам базары урнашкан Галактионов урамындагы юл төзелешенә дә игътибар итми калмадык. Шулай ук юл төзелешенең барганын күреп тордык. Арчаның үзәк Интернационал урамыннан поликлиникага таба илтүче Союз урамындагы машина юлына асфальт җәеп, кырыена тротуар ясалуы әһәмиятле яңарыш булды.
Арчаның шәрык өлешендәге мәчет яныннан үзәк Большая урамына чыгучы “Второй проезд Восточный” урамы чокырлы-чакырлы бик начар хәлдә иде. Бу урамда бер яклы гына машина хәрәкәте. Шулай ук монда юл төзелеше барды. Хәзер анда машинада җырлап йөрисең.
Носы мәктәбе директоры Вәсим Бәдретдинов безгә шатлыклы хәбәр җиткерде. “Бездә элекке асфальт 2004 елны салынган иде. Асфальты бөтенләй калмаган иде инде, - дип сөйләде ул. – Быел юл төзелеше буенча мәктәп янында зур эшләр башкарылды. Мәктәп территориясе өр-яңадан асфальтланды, урам якка да яңа асфальт җәелде, машина кую урыннары киңәйтелде. Бик әйбәт булды”.
Үрнәк балалар бакчасы мөдире Һиндия Шәяхмәтова: “Үрнәктә Садовая урамына бик яхшы асфальт салдылар,- дип сөйләде. - Искиткеч әйбәт булды. Мин аңа сөенеп бетә алмыйм. Бу урам бик нык беткән иде. Анда ямау өстендә ямау иде. Мәктәп, балалар бакчасы, Арчаның агросәнәгать көллияте – без барыбыз да бер урамда. Шулкадәр әйбәт итеп ясадылар, “йөзеп“ кенә барасың, аның “лежачий полицейскийлары“ да бар һәм иң мөһиме – машина куярга һәрберебезгә – мәктәпкә, балалар бакчасына, көллияткә – парковкалар ясадылар. Рәхмәт юл төзүчеләргә!».
Алда санап үткән эшләрне Арчадагы “Юл сервисы” ширкәте башкарды. Бу хакта җитәкчесе Илдар Котдусов белән сөйләштек.
– Безнең “Юл сервисы” 2014 елда оешты, – дип сөйләде Илдар Котдусов. – Элек “Монолит” дип йөртелде ул. Безнең оешма юл эшләренең төрлесен башкара. Коллективта 28 кеше эшли. Быел күп эш башкардык. Без Арча шәһәрендә һәм авылларда урамдагы юлларга, төрле объектлар яннарына, мәйданнарына асфальт җәябез, тротуарлар эшлибез. Менә, мәсәлән, Арчаның поликлиника каршындагы Союз урамы бик начар хәлдә иде, без анда ел саен юлдагы чокырларны ямадык, ямау өстенә ямау сала идек, хәзер без аны тулысынча асфальтладык. Асфальтлау ул әзер урынга асфальт җәю генә түгел. Төрле программалар бар. Менә ДУС (юл, урам челтәре) программасы бар. Мәсәлән, Арча станциясендә быел М. Гафури урамын, Арчаның шәрык өлешендә Г. Ахунов урамын тулысынча асфальтладык. Тагын БДД – юл хәрәкәте куркынычсызлыгы программасы бар. Бу программага “лежачий полицейский”лар, тротуарлар, мәктәп автобусларына тукталыш мәйданнарын эшләү керә. Авыл урамнарын, обьектлар яннарын да асфальтлыйбыз, вак таш җәябез. Менә безнең эштә төп юнәлеш шушы инде. Коллективка юл төзүдә керткән хезмәтләре өчен зур рәхмәт. Һәркемгә исәнлек-саулык, тыныч тормыш телим!
– Эшегездә уңышлар! Исән-сау эшләргә, халыкны куандырырга язсын!