Районга узган ел югары һәм махсус уку йортларын тәмамлап 13 авыл хуҗалыгы белгече кайткан
Безнең әңгәмә
Ильяс Фәттахов
Хәзерге вакытта районга агрономнар, ветеринария белгечләре, инженерлар һ.б. һөнәр ияләре кирәк.
– Уку йортларын аграр профиль буенча тәмамлап эшкә кайткан белгечләргә бер тапкыр 750 мең сум акча бирелә, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин. – Хуҗалыклар үз стипендиатларына ай саен 10 мең сум өстәмә стипендия түләп укытып белгечләр проблемасын хәл итәргә тырышалар. Шулай да, проблема бар, бүгенге көндә хуҗалыкларга 17 белгеч, барысы 46 кеше кирәк. Дәүләт тә бу проблеманы хәл итү максатында төрле программалар кабул итә.
– Быел сентябрь аеннан авыл ипотекасы программасын яңадан эшләтә башлауны да күпләр хуплап кабул иткәндер.
– Әйе, 3 процентлы авыл ипотекасы программасы яңа шартлар нигезендә эшли башлады. Яңа шартлар буенча әлеге программада агросәнәгать комплексында эшләүче хезмәткәрләр, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр, Россия авыл хуҗалыгы министрлыгына, балыкчылык буенча Федераль агентлыкка, ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенә караган оешмалар хезмәткәрләре катнаша ала. Шулай ук авылдагы сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, социаль яклау, мәдәният, физик культура һәм спорт өлкәсендә эшләүчеләр, җирле үзидарә хезмәткәрләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар яки аларның хатыннары файдалану мөмкинлегенә ия.
Элекке кагыйдәләрдән аермалы буларак, хәзер тиешле тармакта эшләве (махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның хатыннарыннан башка) турында документларны да тапшырырга кирәк.
Ипотека кредитын 3 процент еллык ставка белән 25 ел срокка 6 млн сумга кадәр алырга мөмкин. Әлеге акчаларны әзер йорт алырга яки яңа йорт төзү өчен җир кишәрлеге сатып алып йорт төзергә була.
Бер гаилә әгъзасына торак мәйданы 18 кв. метрдан ким булмаска тиеш. Сатып алынган яки төзелгән йортта барлык инженер-коммуникацияләре булу шарт.
– Авылда яшәүчеләр өчен грант программалары да кызыктырырлык бит.
– Мәсәлән,үз эшен башлап җибәрүче ике фермер быел грантлар алды. Мөндеш авылында яшәүче Булат Гарипов, Иске Чүриледән Руслан Акулов мөгезле эре терлек ите җитштерәчәкләр.
Быел сарымсак, ит, сөт эшкәртү юнәлешләре буенча өч кооператив грантлар алып эшли башлады.
Үз хуҗалыгында кечкенә ферма төзүчеләр, сыер, ат, кәҗә, кош асраучылар быел 38,3 млн сум субсидия алдылар.
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов эшмәкәрлекнең кече формаларын үстерү, аларга төрлечә ярдәм күрсәтү, шәхси хуҗалыкларда сыерларның баш санын киметмәү бурычын куя.
Авылда эшләүчеләр өчен гамәлдә булган дәүләт программалары турында сорауларыгыз булса, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә 3-13-66 номеры белән шалтыратыгыз.