Мин авылны яратам

2025 елның 24 октябре, җомга

Шушмабаш мәктәбе “Агросәнәгать комплексында кадрлар“ дигән федераль программада катнашып, чираттагы җиңү яулады

Ильяс Фәттахов

Бу еллар эчендә ул җәмгыятебез өчен бик күп лаеклы гражданнар әзерләп чыгарган һәм чыгара. Мәктәпнең укытучылар коллективы, укучылар – районның горурлыгы.

2024-2025 уку елында муниципаль этапта 20 укучы 11 фәннән көчләрен сынадылар һәм 6 җиңүче, 33 призер – барлыгы 39 урын алдылар. Татар теле һәм татар әдәбияты, рус теле һәм рус әдәбияты, гарәп теле, экология, технология фәннәреннән төбәк этабында 10 призлы урынга ия булдылар. Иркә Сәмигуллина татар теле һәм татар әдәбиятыннан халыкара олимпиадада катнашып призер булды, федераль дәрәҗәдәге  олимпиадада 3нче урынны алды.

Мәктәп коллективы гел эзләнүдә, төрле конкурсларда катнашып грантлар оталар, “Үсеш ноктасы“ның цифрлы лабораторияләрен уңышлы файдаланалар, республика семинарларында, форумнарында үз тәҗрибәләре белән уртак-лашалар.

Соңгы елларда илебезнең төрле төбәкләрендә мәктәп-ләрдә авыл хуҗалыгы юнәлешендә белем бирүгә игътибар артты. Авылларның киләчәге турында ныклап кайгыртыр вакыт җитте. Безнең районда беренче аграр сыйныф 2017 елда Шушмабаш мәктәбендә ачылды. Әлеге проект укучыларга авыл хуҗалыгы  юнәлешендәге һөнәрләр сайларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Мәктәп күп еллардан бирле “Северный“ ширкәте белән хезмәттәшлек итә. Шулай ук Казан дәүләт аграр университеты белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзеделәр. Уку елы дәвамында университет укытучылары 7-11 сыйныф укучылары белән дәресләр үткәрә. Укулар барышында авыл хуҗалыгындагы технологияләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермаларында эш тәртибе белән танышалар. Балалар практиканы “Северный“ хуҗалыгында уза. Болар бар да мәктәпне тәмамлагач авылдагы хезмәткә әзер булырга ярдәм итә. Укучылар агротехнологик сыйныфны тәмамлау турында сертификат ала.

Уку планы нигезендә 7-8 сыйныф укучылары өчен  аграр юнәлештәге “Җирнең яшь хуҗалары“, “Агробизнеска кертү“ дигән махсус курслар оештырылган. Дәрестән тыш үсемлекчелек буенча өйрәнүләр үтә. Башка мәктәп предметлары кысаларында да аграр юнәлеш чагылыш таба. Мәсәлән, терлекчелек темасына инша язарга, авыл тормышы турындагы әдәби әсәрләр белән танышырга тәкъдим итәләр. Болар бар да укучыларда авыл хуҗалыгы белән кызыксыну тудыра.

Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова: «Әлеге аграр сыйныф Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Кәримов Габделхәй Йосыф  улы исемен йөртә. Аның улы Марат Кәримов мәктәпкә ярдәмне дәвам итә. Аның булышлыгы белән 2023 елда аграр сыйныф яңадан җиһазландырылды».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International