Кәчедә роботлар сыер сава

2025 елның 24 октябре, җомга

“Яңарыш“ ширкәте районда балкып кабынган йолдызларның берсе булды. Бирегә игенчелектә һәм терлекчелектә заманча технологияләр белән эшләүләрен карарга, өйрәнергә, тәҗрибә тупларга киләләр

Авыл хуҗалыгы

Ильяс Фәттахов

Районда мондый хуҗалык булу үзе бер горурлык. Аз гына вакыт эчендә яңа терлекчелек комплекслары калкып чыкты һәм төзелешләр дәвам итә.

Хуҗалыкта 112 кеше эшли. Быел бер хезмәткәрнең уртача айлык хезмәт хакы – 66417 сум (2024 елдагыдан 23 процентка күбрәк).

Барлык чәчүлек җирләре – 8000 гектар. Быел 16288 тоннадан артык ашлык суктырып алдылар, бер гектардан уртача уңыш – 41,5 центнер. 3021 баш мөгезле эре терлекләре бар, сыерлар – 1215. 2024 елда 12027 тонна сөт савып алдылар, бер сыердан уртача савым – 10431 килограмм! Хәзерге вакытта бер сыердан көн саен уртача 29,6 килограмм сөт савалар.

2024 елда 665,6 млн сумлык тулай продукция җитештерелде. 512,5 млн сумлык акча керде, шуның 462,1 млн сумы – терлекчелектән.

Район хуҗалыкларының терлекчелектәге 9 айлык эш йомгакларына  багышланган семинар-киңәшмә дә шушы хуҗалык базасында узды.

Семинарда катнашучылар башта агропаркта урнашкан  катнаш азык һәм премикслар әзерләү заводында булдылар. Аннан соң “Яңарыш“ ширкәтендә сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу дәвам итте. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов терлекчелектә 9 айлык эшкә анализ ясады.

– Район хуҗалыклары 9 айда  685305 центнер сөт җитештерделәр, бу 2024 елның шул чорындагыдан 26767 центнерга (4 процентка) артык, – диде ул.

Иң зур үсешкә “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте иреште – 2024 елдагыдан 31365 центнерга (60 процентка артык) күбрәк сөт җитештерделәр.

Шулай ук “Байрак“ (51 процент), “Казанка“ (33), “Кишет“ (20), “Северный“, “Аю“ (10ар), “Заря“ (8 процент) ширкәтләренең әйбәт эшләүләре билгеләп үтелде. “Ашытбаш“, “Кызыл Яр“, “Тукай“ ширкәтләрендә сөтне җитештерү шактый кимеде.

Терлекләрнең баш саны 2024 елның шул чорына караганда 566 башка кимрәк. “Ак барс“ агрокомплексы“, “Игенче“, “Кишет“ ширкәтләре баш санын 256-145 башка арттыра алганнар. Шул ук вакытта шактый киметүчеләр дә бар. Ул хуҗалыкларның җитәкчеләре моның сәбәпләрен дә аңлаттылар, хәлне төзәтергә сүз бирделәр.

Бозау алу буенча узган елга караганда 225 башка үсеш бар.

Семинарда чыгыш ясаган белгечләр терлекчелек өлкәсенә кагылышлы таләпләрне аңлаттылар, киңәшләр бирделәр.

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов бүгенге көндә сөт җитештерүнең хуҗалыкларга табыш китерә торган төп чыганак булуын әйтеп үтте. Яңа комплекс-лар төзү белән бергә аларга заманча технологияләр дә кертергә кирәк. “Яңарыш“ ширкәте бу мәсьәләдә үрнәк булып тора.

Семинарда катнашучылар Кәче фермасындагы яңалыклар белән дә таныштылар. Биредә иске торакларны үзгәртеп коралар, 6 процентка кадәр майлылыктагы сөт бирә торган таналар кайтардылар. Аларны роботлар сава. Киләчәктә бу токым сыерларны 500 башка җиткерергә исәплиләр.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International