Татарстанлылар өйдән чыкмыйча гына әниләрен открытка белән котлый алалар

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе

30 ноябрьдә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Почта Татарстан халкына үз әниләрен оригиналь открыткалар белән котларга тәкъдим итә, аларны илнең теләсә кайсы ноктасына җибәрергә була. Бу һәрвакыт күңелле һәм күңелне нечкәртә.

Шул ук вакытта почта бүлекчәсеннән открытка җибәрү мәҗбүри түгел. Теләгән һәркем моны өйдән яки офистан чыкмыйча, Россия Почтасы сайтындагы махсус бүлектән файдаланып эшли ала. Рәсмиләштергәндә почта открыткасының ошаган дизайнын сайларга, котлау текстын язарга, почта адресын һәм алучының индексын күрсәтергә кирәк. Исемле котлау открыткасын почтальон күрсәтелгән адрес буенча традицион кәгазьдә китерәчәк. Ул ялтыравык өслекле А5 форматындагы тыгыз кәгазьдә эшләнәчәк.

Моннан тыш, почта сайтында автор открыткаларын да ясарга була, махсус бүлеккә фотосурәтләр, рәсемнәр һәм котлау текстларын йөкләп була. Сурәтләр jpg, jpeg яки png форматында булырга тиеш. Сайларга, открытканы конвертта яки аннан башка җибәрергә мөмкин. 

"Почта открыткасы - безгә аеруча мөһим булганнарны котлауның бик яхшы ысулы. Өстәвенә, өлкән буын кешеләренә мессенджерларда хәбәрләр түгел, ә кәгазь открыткалар алу һәрвакыт күңеллерәк һәм кыйммәтлерәк. Бигрәк тә открыткада әлеге очрак өчен махсус фотога төшкән яраткан кешеләренең йөзләре булса», ― дип билгеләп үтте Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.

Өстәп әйтик, һәр открыткага трек-номер бирелә. Аның ярдәмендә аларның сайтта һәм почтаның мобиль кушымтасында китерелүен күзәтеп була.


"Почта России" АҖнең «Татарстан почтасы»ФПХИ матбугат хезмәте
Boris.Slutskiy@russianpost.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International