Татарстанлылар Яңа ел алды ташламасы белән газета-журналларга язылырга мөмкин

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

3-13 декабрьдә Россия Почтасы сайтында һәм бүлекчәләрендә вакытлы матбугатка 20% ка кадәр ташлама белән язылырга мөмкин. Нәшрият йортлары белән берлектә компания 2000 гәҗит һәм журналга язылу бәясен киметкән, шул исәптән Татарстаннан да. Алар арасында-балалар, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары.
Язылучылар Яңа ел алды тәкъдименнән барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, почтаның мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда файдалана ала.
Вакытлы матбугатны онлайн язып алучы клиентларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак.
Почта клиентлары шулай ук интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International