Яңалыклар

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
1 ДЕКАБРЬДӘ — “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең туган көнендә — партиянең республикадагы җәмәгать кабул итү бүлмәләре эшләде, аларда бөтен дәрәҗәдәге депутатлар гражданнарны кабул итте.
Партиянең Арча җирле бүлекчәсендә муниципаль район башлыгы, бүлекчә секретаре Алмас Назиров гражданнарны кабул итте. Алар үзләрен борчыган мәсьәләләр: торак шартларын яхшырту, пай җирләрен бүлеп бирү, авылда су белән тәэмин итүне яхшырту, эшкә урнаштыру, кече һәм урта бизнесны үстерү һ.б. турында мөрәҗәгать итте. Алмас Әминович килүчеләрнең һәрберсен игътибар белән тыңлады, канәгатьләнерлек җавап, киңәшләр бирде.
Шәһәр һәм авыл җирлекләрендә дә муниципаль берәмлекләр депутатлары гражданнарны кабул итү үткәрде.

Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назиров күрсәтмәсе, Россия Федерациясе Транспорт министрлыгында расланган пассажир һәм йөк ташучы предприятие, учреждение, оешмаларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү турында Положениегә нигезләнеп, район Советы һәм башкарма комитеты машина йөртүчеләрен укыту уздырылды. Анда ЮХИДИнең дәүләт инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Альберт Сабиров та катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International