Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Укытучы — кеше язмышы режиссеры
2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
Укытучы — кеше язмышы режиссеры
Укытучы! Элек–электән зур дәрәҗәгә ия булган, яшь буынга белем биргән, изгелеккә, матурлыкны күрергә, дөньяны таный белергә өйрәткән. Өстәвенә, бер генә чара да аның катнашыннан башка үтмәгән. Укытучы агитатор да, җырчы, биюче дә, артист та булган.
Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә үткәрелгән “Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре ел укытучысы—2013” республика бәйгесендә укытучыларга үзләренә хас булган бөтен сыйфатларын, осталыкларын ачып бирергә туры килде.
Бәйгегә Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзәннән, Саба, Кукмара, Любяннан һәм башка шәһәрләр, район үзәклә-реннән барлыгы 23 укытучы килгән иде. Алар бар да төрле юнәлештә белем би-рүче урта һөнәри уку йортларыннан һәм төрле фән укытучылары.
—Яхшы укытучы булу өчен укыткан фәнеңне генә түгел, белем биргән студентларыңны да яратырга кирәк. Бүгенге бәйге менә шундый девиз белән үтә,—диде бәйгедә катнашучыларга, җанатарларына, тамашачыларга мөрәҗәгать итеп Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова.—Аннан бу үзегезне күрсәтү, иҗади потенциалыгызны ачыклау, тәҗрибәгез белән уртаклашу өчен менә дигән мөмкинлек тә.
—Сәнгать һәм осталык бәйрәме дә бу. Белемегез һәм күнекмәләрегезне зур осталык белән халыкка җиткерә белү—үзе талант. Хезмәтне яратып, күңел биреп башкару—үзе сәнгать. Сезнең Арчага килеп, “Әлифба” авторлары Рәмзия Вәлитова белән Сәләй Вагыйзов 40 ел гомерләрен студентларга белем бирүгә багышлаган урта һөнәри уку йортында сынау үтү—үзе зур дәрәҗә,—диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова һәм укытучыларга уңышлар теләде.
Бәйгедә катнашучыларның осталыкларын педагогия фәннәре докторы Светлана Матвеева җитәкчелегендәге дәрәҗәле жюри бәяләде.
—Республика бәйгесендә җиңүче Бөтенроссия бәйгесендә катнашу хокукын да яулаячак,—диде ул.—Аның максаты—иҗади эшләүче укытучыларны барлау һәм аларга ярдәм итү.
Беренче булып укытучылар иҗади төстә үз–үзләрен тәкъдир итте. Алардагы фантазиягә, актерлык осталыгына сокланырлык. Шигырь дә сөйләделәр, җырладылар да, әкият дөньясы белән дә бәйләп, шундый оста итеп үзләре, хезмәтләре белән дә таныштырдылар.
—Укытучы ул—кешеләр язмышы режиссеры. Шуңа мин бер дә икеләнмичә бу һөнәрне сайладым. Минем тирәмдә—яраткан студентларым—менә дигән актерлар,—диде Түбән Кама шәһәреннән Лариса Крюкова.
Һәр укытучы чыгышында хезмәтләренә мәхәббәт, студентларына карата ярату хисе ярылып ята иде. Тик аны һәрберсе үзенчә әйтеп бирде.
Бәйге өч көн дәвамында барды. Сынауларның икенче өлеше “Дәрес—осталыкның иң югары ноктасы” дигән исем астында үтте. Монда укытучылар ачык дәрес бирде.
Ә өченче көнендә ярышларга нәтиҗә ясалды. Бәйгенең ябылу тантанасын Арча педагогика көллияте коллективы бик матур оештырган иде. Җиңүчеләрне билгеләү, үз һөнәре осталарын бәяләү күңелле вакыйга. “Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре ел укытучысы—2013” бәйгесендә катнашучыларның барысына да сертификат тапшырылды. Яшь укытучылар арасыннан беренче урынны Казан энергетика көллиятеннән Раил Шәмсетдинов, тәҗрибәле укытучылар арасыннан Яр Чаллы педагогика көллияте укытучысы Лейла Богданова яулады. Бәйгедә беренче, икенче, өченче урыннар алучыларга 50, 40, 30 (яшь укытучыларга—45, 35, 25) мең сум акчалата бүләк тапшырылды.
Кунаклар Арчаның истәлекле урыннары белән дә танышты, педагогика көллиятендәге “Әлифба” музеенда булды, Яңа Кырлайга Габдулла Тукай музей комплексына да барды. Республиканың төрле төбәкләреннән килгән укытучылар бәйгене югары дәрәҗәдә оештырган, бу көннәрне истә калырлык итеп үткәрергә мөмкинлек биргәннәре өчен Арча педагогика көллияте коллективына рәхмәтләрен белдерде.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
6
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга языла алалар
6 апрельдән 16 апрельгә кадәр Россия Почтасы нәшрият йортлары белән берлектә сайланган вакытлы басмаларга язылу бәясен киметә, аларны 20% ка кадәр ташлама белән язып алырга мөмкин. Исемлектә-балалар өчен, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары, шул исәптән Татарстаннан да. Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, Россия Почтасының сайтында һәм мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә займны рәсмиләштерү нибары берничә минут алачак.
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз