Дөнья ямьле булсын өчен әни кирәк

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
Дөнья ямьле булсын өчен әни кирәк
Сәхнәдә балалар бии. Алар шулай үзләренең чыгышлары белән Арча сәнгать мәктәбенә Әниләр көненә чакырылган залда утыручы әниләрне (шул исәптән үз әниләрен дә) котлый. Әниләр өчен балаларының уңышыннан да олы бүләк бармы соң?! Балалар өчен дә шулай, янәшәңдә әнинең барлыгын тою кичеп булмастай тоелган киртәләрне үтәргә көч бирә, тормышта уңышларга ирешүдә ярдәм итә.
Без әниләребезгә гомер буе бурычлы, ниләр генә эшләсәк тә, алар алдындагы бурычны гомер буе түләп бетереп булмый. “Җәннәт әниләрнең аяк астында”, диелә хәдистә. Аларның хәтерен калдырмыйча, кадерен белеп яшәргә өнди бу сүзләр. Бәйрәмне алып баручылар Миләүшә Рәхимова белән Рамил Мөхетдиновның әниләргә багышланган мәдхия җырлаучы сүзләреннән күзләргә яшь килә.
Олы йөрәкле аналарны тәбрикләргә сәхнәгә күтәрелгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова да муниципаль район башлыгының котлавын һәм чәчәкләр белән бергә иң җылы сүзләр генә җиткерде. “Балаларыгыз тарафыннан рәхим–шәфкать тоеп яшәргә насыйп булсын. Илгә, җәмгыятькә игелекле балалар тәрбияләп үстергәнегез өчен рәхмәт сезгә”, — диде.
Әни. Гади генә сүз, ләкин шул сүз иясенең җанына никадәр олылык сыйган! Күп бала табып, илебезгә лаеклы киләчәк буынны тәрбияләп үстерүләре өчен әниләргә хөкүмәт тарафыннан да игътибар күрсәтелә. Районда “Ана даны” медаленә лаек булучыларның саны 60тан артып бара. Аларның күбесе бу бәйрәмдә катнаша. Бүген бәйрәмгә чакырылган әниләр гаилә учагын саклап, балаларына бар назларын биреп, зур җаваплылык белән тәрбияләп кенә калмыйча, төрле урыннарда хезмәт куя. Сәхнәгә чакырылган әниләр арасында җитәкче урыннарда эшләүчеләре дә шактый. Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Флера Никашина, Ашытбаштан үзвакытында мәктәп директоры, авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Рәмзия Шәвәлиева, район хатын–кызлар советы җитәкчесе Фрадия Шәймуллина, Арчаның 7нче мәктәбе директоры Альмира Гатауллина әнә шулар рәтендә. Бәйрәмдә алар ихлас теләкләрен һәрбер анага юллады. Сәхнәгә әниләрне тәбрикләргә күтәрелгән Иҗтимагый совет рәисе Ренат Һидиятов сүзне үз әнисе турындагы хатирәләрне искә төшерүдән башлады. Хатын–кыз ил тоткасы, ди халык. Замананың таләбе исә — хезмәтеңне җаваплы, намус белән башкаруда. Җитәкче әниләр әнә шул гыйбарәгә тугры калып эшли.
Бүген район үзешчәннәре тарафыннан башкарылган җырлар, сәнгать мәктәбендә белем алучы балаларның гүзәл биюләре — барысы да газиз әниләргә багышланды.
2006 елдан районда хатын–кызлар советы уңышлы гына эшләп килә. Төрле чаралар оештыруда, гаилә проблемаларын хәл итүдә, авыру балаларга ярдәм күрсәтүдә катнашу һәм башлап йөрү — әлеге советның төп вазыйфасы. Бүгенге кичәдә советның эшенә яңалыклар кертелеп, яңа состав сайланды.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International