Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Ничек тә тырышырбыз
2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
Ничек тә тырышырбыз
Яңа “Мәгариф турында”гы Федераль закон нигезендә 2014 елның 1 гыйнварыннан мәктәпкәчә учреждениеләргә түләүләр арта.
Район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре методисты Диана Мусина:
—Моңа кадәр “РФдә Мәгариф турында”гы Федераль закон нигезендә ата–аналар бакчада баланы тоту өчен билгеләнгән акчаның 20 процентын гына түли иде, — дип аңлата. — Ә хәзер яңа “Мәгариф турында”гы Федераль закон бу чикләүләрне бетерде. Безнең республиканың фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, балалар бакчаларын мәктәп белеменең беренче баскычы, дип атады. Бакчада балаларны тәрбияләү федераль стандартлар нигезендә алып барылачак. Бу юнәлештә таләпләр артачак.
Әлеге закон бакчада баланы карау өчен киткән чыгымнарны өч төркемгә бүлә. Бакчада эшләүче укытучылар, тәрбиячеләрнең хезмәт хакын, уенчыклар, уку ярдәмлекләрен алуны республика бюджеты финанслый. Торак–коммуналь чыгымнарны җирле бюджет күтәрә. Ата–аналар баланы бакчада тоткан һәм караган өчен түли. Бу чыгымнарга туклану, хуҗалык–көнкүреш, медицина хезмәте, медикаментлар сатып алу, тәрбия-че ярдәмчеләренә, медицина, азык блогы, техник хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләү керә.
—Түләүләр артуы турында ата–аналар җыелышында хәбәр иткәч, тагын артамени, дип борчылдылар,— ди Яңа Кырлай балалар бакчасы мөдире Ләйлә Фәйзрахманова. — Әмма күтәрелеп бәрелгән кеше булмады. Түләүләр артуын бездән тормаганлыгын аңладылар.
Шушы ук Яңа Кырлай балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшләү-че Гөлшат Ваккасова:
— Кызыбыз быел 1 сыйныфта укый, — дип сөйләде. — Малай бакчага соңгы елын йөри. Киләсе елга — мәктәпкә. Иптәшем шофер. Минем хезмәт хакым 5 мең 500 сум. Иптәшемнеке төрлечә. Бакчага түләүләр артуы хакында өйдә сөйләштек. Малайны бакчага йөртеп булмас инде, дигән фикергә килдек. Аннан уйлаштык та, бездән кеше өмет өзәр, шул бер балагызны да бакчага йөртә алмыйсыз, дип, йөртергә булдык. Ничек тә түзәрбез әле...
— Бездә әти–әниләр, сөбханалла, бик авыр хәллеләр юк, — ди Үрнәк балалар бакчасы мөдире Һиндия Шәяхмәтова.
— Ата–аналар өлешенә туры килгән түләүләр элеккеге компенсациянең саклануы һәм яңа субсидиянең барлыкка килүе белән сизелерлек кимиячәк, — дип аңлата район социаль яклау бүлеге каршындагы матди түләүләр үзәге мөдире Лилия Җәләлиева. — Яңа субсидия гаиләнең һәр кешесенә туры килгән керемгә карап билгеләнә. Әгәр дә керем 20 мең сумнан артып китә икән, ул вакытта андый гаиләләргә яңа субсидия бирелми, ә элеккеге компенсация саклана. Гаилә кереме 10 мең сумга кадәр булган ата–аналарга бакча түләвен икегә бүлеп башкару мөмкинлеге дә бар. Аның бер өлешен башта түлисең, компенсация алгач — калганын.
Район мәгариф идарәсе мәгълүматларына караганда, 2014 елның 1 гыйнварыннан бакчага түләү Арча шәһәрендә 2210 сум булачак, быел ул 1249 сум, авылларда — 1993 сум, быел — 1084 сум. Ләкин бер генә гаилә дә бакча өчен моның кадәр түләмәячәк. Чөнки ул компенсация, субсидия бәрабәренә кимиячәк. Аларны алу өчен ата–аналардан матди түләүләр үзәгенә 2240 баланың 910ына документлар кергән.
Яңа Федераль закон нигезендә мөмкинлекләре чикләнгән сабыйлар, ятим һәм опекадагы балалар, тумыштан икесе дә инвалид ата–ана гаиләләре бакчага түләүдән азат ителә.
— Мин 5 баланың 4сен Өчиле балалар бакчасына йөрттем, — дип сөйли Өчиледән пенсионер Илгизә Гатауллина. — Ә хәзер оныкларым йөри. Үзем дә шушында няня, пешекче булып эшләдем. Әмма бервакытта да бакчага түләүләр артуы буенча шау–шу булганын хәтерләмим. Пенсиям 6 мең сум. Кызым улы белән бездә яши. Лапас эшләтергә кредит алдым. Сыер, үгез асрыйбыз. Баланы бакчага йөртми булмый. Тырышабыз инде.
— Түләп карамыйча моны күз алдына китереп булмый, — ди Үрнәктән яшь әни Әлфия Әхмәтшина. — Бездән сораган кеше юк — бөтен нәрсәгә бәяне күтәрәләр дә куялар.
Ни дисәң дә, түләүләрнең артуы, кайбер ташламаларның бетүе гаилә бюджетына суга. Олылар әйтмешли, баш бәласе түгел, дип үз–үзебезне тынычландырсак кына инде.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
6
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга языла алалар
6 апрельдән 16 апрельгә кадәр Россия Почтасы нәшрият йортлары белән берлектә сайланган вакытлы басмаларга язылу бәясен киметә, аларны 20% ка кадәр ташлама белән язып алырга мөмкин. Исемлектә-балалар өчен, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары, шул исәптән Татарстаннан да. Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, Россия Почтасының сайтында һәм мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә займны рәсмиләштерү нибары берничә минут алачак.
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз