Эшләгән кешене рәнҗетмәгез!

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
Эшләгән кешене рәнҗетмәгез!
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров соңгы көннәрдә хуҗалыкларда терлекләрне кышлатуның барышы белән таныша, җитәкчеләр, белгечләр, терлекчеләр белән очраша.
“Курса МТСы” ширкәтенең Сарай–Чокырча фермасында кичке ашату вакыты. Ат белән салам кертәләр, аны тагаракларга салып салкын су агызалар. Ферма мөдире әйтүенчә, печәнне яңа елдан бирә башлаячаклар икән. Барда кайта, бер терлеккә берәр килограмм исәбеннән солы пешереп бирәләр. Белгечләр хезмәт хакы аз булудан зарланып алды.
— Сезнең бу фермада узган гасырның сиксәненче елларында ничек булган, бүген дә шулай, — диде район башлыгы. — Сыйфатсыз салам белән башак би-рәсез. Салам белән мул продукция алып булмый. Бу фермада һәрвакыт пычрак, чисталык җитми. Сарай–Чокырчага да Урта Курсадагы кебек ферма кирәк.
Урта Курсаның яңа фермаларында тәртип бөтенләй башка. Сыер савучылар да куанып бетә алмый. Коридорлар коры, чиста. Район башлыгы биредә сыерларның эрерәк, көрерәк булуын билгеләп үтте. Бер сыерга 6 килограмм фураж бирәләр. Моны ишетсәләр, кайбер хуҗалыкларның сыерлары елап җибәрергә дә мөмкин. Чөнки узган ел да, быел да бер–ике килограммнан артык фураж тәтеми, шуңа сөтсезбикәләргә әверелде инде алар.
Терлекчелектә ничек эшләргә кирәклеген “Ак Барс–агро” ширкәтенә килеп өйрәнәләр. Без булган көнне дә Казахстан делегациясе мегафермадагы эшләр белән танышып йөри иде.
Ширкәт җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов азык әзерләүдә яңа кертелгән алым белән таныштырды. Арпа һәм кукурузны комбайннан кайткан килеш (киптермичә) махсус җайланмада сыттырып, консервант кушып җиңсәләргә тутыралар. Ул шунда бер айдан өлгерә, коймак кебегрәк хәлгә килә. Кабыгы ваттырылган бөртекне ашказаны ансат эшкәртә.
— 400 тонналап әзерләдек бу азыкны, — ди Шәйдулла Сәлахов.
Башка төр азыкларны да тәмле итеп әзерли беләләр хуҗалыкта. Моны сыерларның тагаракларны тырыша–тырыша ялауларыннан да чамалап була. Азыклар балансланган, төрле өстәмәләр белән баетыла, чөгендер ашаталар.
Көн саен югары сыйфатлы 11 тонна сөт балаларга ашату өчен җибәрелә. Барлык сөтне югары сортлы итеп тапшыралар, майлылыгы уртача 4,4 процент, бер литр сөтне 25 сумнан саталар.
“Татарстан” ширкәтенең Иске Чүриле фермасында эшләрнең торышын район башлыгы начар түгел, дип бәяләде. Бик авыр еллары бар иде. Хәзер дә кыенлыклар җитәрлек. Баш зоотехник Илдус Сабиров эшләргә кеше юклыктан зарланды, иң үзәккә үткәне шул, диде. Тегеннән–моннан эзләп карыйлар, бер кешегә ике группа сыерлар саварга да туры килә.
“Арча” ширкәтенең “Оргсинтез” бүлекчәсенең Бирәзәбаштагы терлекчелек комплексында бернинди алга китеш юк. Киресенчә, буш урыннар арткан, малкайларның саны кими. Булганнарының алдында сыйфатсыз азык, чүп үләннән салынган сенажны күпме бирсәң дә маллар аны өнәп ашамый, шуңа савым да бик түбән.
Район башлыгы терлекчеләр белән дә сөйләште.
— Бер айга 7 мең сум алдым, — ди бер савымчы. — Шуның 4 меңен утка, газга түлисе. Өч балабыз бар. Әле ул акчага да куандык.
Ширкәт җитәкчеләре белән сөйләшкәндә Алмас Назиров кешеләрнең кадерен белергә кирәклеген искәртте. Сыйфатлы азык булмаганга продукция дә юк, продукция булмагач, юньле түләү дә юк. Эшкә алынгансың икән — менә шуларны тәртипкә сал!
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International