Почта узып баручы елда Татарстанда хат ташучыларның иң популяр социаль-көнкүреш хезмәтләре рейтингын тәкъдим итте

2025 елның 23 декабре, сишәмбе

Хат ташучылар-универсаль хезмәткәрләр. Алар өйләренә акчалата түләүләр, язма корреспонденцияләр, матбугат басмалары һәм зур булмаган посылкалар илтеп кенә калмыйча, инвалидларга һәм өлкәннәргә социаль-көнкүреш хезмәтләре дә күрсәтәләр. Ел нәтиҗәләрен ясап, Россия Почтасы 12 ай дәвамында татарстанлыларга хат ташучылар күрсәткән иң популяр социаль-көнкүреш хезмәтләре рейтингын төзеде.
Рейтингны өйгә почта бүлекчәләре ассортиментыннан товарлар китерү җитәкли. Еш кына хат ташучылар аз хәрәкәтләнүче һәм өлкән яшьтәге клиентларга азык-төлек: ярма, макарон, чәй, кондитер әйберләре китерәләр.
Икенче урында-санитария, гигиена һәм тәрбия чараларын өйгә китерү. Алар исәбенә шампунь, кер юу порошоклары һәм чистарткычлар керә.  
Хат ташучылар тарафыннан өйдә күрсәтелә торган иң популяр социаль-көнкүреш хезмәтләре рейтингының өченче баскычын саклау һәм транспортлауның аерым шартларын таләп итми торган рецептсыз дару препаратларын, шулай ук медицина эшләнмәләрен, техник карау һәм тернәкләндерү чараларын китерү алып тора. Хат ташучылар ел саен берничә мең фармпрепарат һәм сәламәтлек үзенчәлекләре булган кешеләр өчен кирәкле әйберләр алып кайта. 
"Почта өлкән яшьтәге һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләргә, алар кайда гына яшәсәләр дә, товар китерү өчен бөтен мөмкинлекләргә ия. Кайбер авылларда почта бүлекчәләре — халык үз торак пунктыннан читкә чыкмыйча гына коммуналь түләүләр, салымнар түли, сыйфатлы товарлар сатып ала ала торган бердәнбер инфраструктура объекты», - дип билгеләп үтте Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.

"Почта России" АҖнең «Татарстан почтасы»ФПХИ матбугат хезмәте
Boris.Slutskiy@russianpost.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International