» Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы " ДКУ Татарстан Республикасы министрлыгы һәм ведомствосы вәкилләре белән берлектә 2026 елның 22 гыйнварында 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чараларын түбәндәге адрес буенча уздырырга планлаштыра: Арча шәһәре, Совет мәйданы, 14нче йорт.
Чараларда Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминиятләштерү Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.
Алдан язылу өчен телефон: 8 (84366) 3-10-44.