Яңалыклар

2013 елның 6 декабре, җомга
“ЙӨРӘКТӘН ЙӨРӘККӘ” хәйрия фондына район ветеринария берләшмәсе 5000 сум күчерде.

4 ДЕКАБРЬДӘ Арча район Советының утырышы булды. Анда Арча муниципаль районының 2014 елга һәм 2015–2016 елларның планлы чорына бюджет проекты каралды.
Проект тексты белән Арча муниципаль районының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

9 ДЕКАБРЬДӘ илебез Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Шушы уңайдан безнең районда да күп төрле чаралар билгеләнде.
9 декабрьдә “Казан арты” тарих –этнография музеенда һәм Арчаның В.Ежков исемендәге 1нче урта мәктәбендә Социалистик Хезмәт Геройлары Стелла Габдрахманова, Дания Галимова белән очрашу планлаштырыла. 11 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә Россия Герое Олег Исаев истәлегенә такта куела. Тантанага Социалистик Хезмәт Геройлары Илсур Шәйхетдинов, Стелла Габдрахманова, Дания Галимова чакырыла.
Районыбызның 22 мәктәбе укучылары Россия Геройлары белән хатлар алыша. Арчаның 2нче урта мәктәбендә Россия Герое Дмитрий Сафин белән очрашу була.
Газетабызның 3нче битендә Геройларга багышланган язмаларны укый аласыз.

Урта Аты һәм Яңа Иябаш авылларында полиция участок оперуполномоченныйлары өчен адми-нистратив–торак комп-лексларын төзүгә керткән өлеше өчен “Арча төзелеш материаллары комбинаты” ширкәте (җитәкчесе Р.Ә.Муллагалиев) коллективы район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Казанда республика күләмендә яшьләрнең Рөстәм Бикмуллин исемендәге XIIнче музыка–шигырь фестивале булып үтте. Анда Арча педагогика көллияте студентлары да катнашты. Музыка бүлегенең 5 курс студенты Эдуард Прахов “Иң яхшы автор — җыр башкаручы” номинациясендә 3 урынны алды. Житәкчесе — Роза Мөхетдинова.

Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә “Батыр” спорт комплексында 1997–1999 елларда туган яшүсмерләр арасында тхэквондо буенча Татарстан беренчелегенә спортчылар һәм командалар арасында ярышлар булды. “Арча” спорт мәктәбендә тренер Газинур Борһанов кул астында шөгыльләнгән Карина Савельева һәм Әмир Әминов үз авырлык үлчәүләрендә өченче урынны алды. Карина Арчаның 1нче мәктәбендә 9 “А” сыйныфында укый, Әмир —5нче гимназиянең 9 “Г” сыйныфында белем ала.

АРЧА РАЙОНАРА ТИКШЕРҮ БҮЛЕГЕ ҖИТӘКЧЕСЕ, юстиция майоры А.Якупов дүшәмбедә 9дан 11 сәгатькә кадәр, җомга көннәрендә 13тән 15 сәгатькә кадәр тикшерү бүлегендә (Галактионов урамы, 3нче йорт) гражданнарны кабул итә. 8(84366)3–23–80, 89270354710 номерлары буенча алдан язылырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International