Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Мәңге яшь “Ләйсән”
2013 елның 6 декабре, җомга
Мәңге яшь “Ләйсән”
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зилә Шәйхетдинова җитәкчелегендә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте каршында эшләп килүче “Ләйсән” кызлар халык вокаль ансамбле 45 елдан артык инде җырны юлдаш итеп сәнгать юлыннан атлый.
Яше белән ярты гасырга якынлашса да, әле бүген дә ул яшьлек, гүзәллек нуры сибә. Чөнки Арча педагогика көллиятендә белем алучы иң талантлы кызларны үзенә туплаган бу коллектив буыннан –буынга алмашынып бара, көллиятне тәмамлаганнары урынына икенчеләре килә. Шуңа “Ләйсән” кызлары мәңге яшь күңелле. Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылы мәдәният йортында үткән иҗат концертында да сәнгать дөньясын балкытучы бу йолдызлардан бөркелгән нур тамашачы күңелен мизгел эчендә биләп алды.
“Ләйсән” вокаль ансамбле халык һәм композиторларыбыз иҗат иткән җырларны эшкәртеп, тамашачы күңеленә үтеп керерлек матур, чиста, җиңел итеп, профессиональ югарылыкта 3–4, хәтта 7 тавышка, шулай ук музыкаль инстру-ментсыз (а,капелла) башкара.
—Һәр җыр артында—зур хезмәт һәм кызларның түземлеге,—ди ансамбль җитәкчесе Зилә Шәйхетдинова.—Үзең белгәннең барысын да өйрәтергә туры килә. Ансамбль шуннан тора да.
Ансамбльгә килгән кызларның күбесенең җырлау күнекмәләре дә булмый, кайберләре хәтта ноталарны да белми. Зилә Шәйхетдинова аларны җырларга гына түгел, дөрес киенергә, сәхнәдә үзләрен тотарга, бизәнергә, шулай ук ничек матур итеп тамашачы каршына чыгарга, елмаерга өйрәтә. Җырларга биюләр куярга да күп вакыт китәдер. Күп җыр бию хәрәкәтләре белән бара бит. Бәлкем, шуңа да, кызлар җырлаганда алардан күзеңне алмыйча үзең дә сизмәстән моң дөньясына кереп чумасың. Чөнки кызлар ул тойгыларны җыр сәнгатенә генә хас булган бизәлеш белән тамашачыга оста һәм үтемле итеп җиткерә ала. “Җәмилә”, “Чияле”, “Нәфисә” җырларын башкарганда ансамбль чыгышы биюләр белән тулыландырыла. Монда ярдәмгә бию коллективы килә.
“Ләйсән” кызлары аерым–аерым да җырлады. Аларның талантлы булуларын исбат-лаучы тагын бер мисал иде бу. Гөлия Гыйззәтуллина, Айсылу Гарипова, Рисәлә Әхмәтханова, Илмира Гатина белән Алия Әмирова вокал дуэты, Гүзәл Шакирова чыгышлары, аларның көчле, матур, моңлы тавышлары соклану уятты. Юкка гына “Ләйсән” вокаль ансам-бле районда гына түгел, республика, ил күләмендә үз тамашачысын булдырган, мәхәббәтен яулаган, халык ышанычын аклаган коллектив булып саналмый. Яр Чаллы, Казан, Самара, Иваново, Екатеринбург, Киров һәм башка бик күп төбәкләрдә чыгыш ясап, җиңүләр яулаган коллектив ул. Алар безнең йолдызларыбыз, киләчәгебез. Халык ансамбле исемен яулаганнар икән, димәк, алар моңа лаек. Чөнки аның киләчәге, яраткан тамашачысы, 45 ел буе бөтен күңелен, тырышлыгын, энергиясен биреп эшләгән, ансамбльнең тоткасы булган җитәкчесе Зилә Шәйхетдинова бар, педагогика көллиятен тәмамлап ансамбльдән дә китүче кызларга лаеклы алмаш бар. Концертта алар да чыгыш ясады һәм тамашачы мәхәббәтен яулады.
—Мин пенсиядәге укытучы. Арча педагогика көллиятендә белем алдым. Зилә һәм Флорес Шәйхетдиновлар шул вакытта килде. Бүген Зилә ханымның иҗат җимешен — “Ләйсән” кызлар халык ансамбле чыгышын күреп чын күңелдән сөенеп һәм горурланып утырдым. Тавыш куелышы, кызларның сәхнәдә үз–үзләрен тотышы, затлы киемнәре — бар да чын профессионалларча,—диде соңыннан Сөембикә Шаһиева–Садриева.
“Ләйсән” кызлар халык вокаль ансамбленә киләчәктә дә иҗади уңышлар, сәхнә йолдызлары буларак тагын да яктырак януларын телибез.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз