Җырлыйбыз да, биибез дә – гармун кулларыбызда

2013 елның 6 декабре, җомга
Җырлыйбыз да, биибез дә – гармун кулларыбызда
“Газиз Арчам! Даның зурдыр, юлың туры, сиңа багышлана ул– кызларың җыры!” девизы астында оешма, предприятие һәм учреждениеләр арасында концертлар дәвам итә. Арча Мәдәният йортында моңа кадәр дә сәхнәдә чыгышлар ясап, тамашачы мәхәббәтен яуларга өлгергән Арча агросәнәгать көллияте белән халыкны социаль яклау идарәсе коллективлары көч сынашты.
Гадәттәгечә, иҗат концертлары программасы сәнгатьнең төрле өлкәсен үз эченә ала. Монда аерым һәм күмәк җыр да, шулай ук күмәк бию дә, музыка сәнгате дә, фольклор да урын алган, җитәкчеләргә дә сәхнәдә осталыкларын сынау өчен мөмкинлек бирелгән, ветераннар да читтә калмаган, уен–көлке яратучылар өчен дә бәйге кертелгән.
Агросәнәгать көллияте коллективы үзенең концертын вокаль ансамбль чыгышы белән башлап җибәрде. Кызлар үзләре башкарган “Әни кадере” дигән җырны бәйрәмнәре уңаеннан әниләргә багышлады. Көллият җи-тәкчесе Алмаз Ибраһимов башкарган шигырь дә шушы теманы дәвам итте. Хезмәт ветераны Любовь Яруллина башкаруындагы украин халык җыры, “Яшьлек” бию коллективы куйган украин халыклары биюе көчле алкышларга лаек булды. Аеруча бу коллектив “Кичке уен” фольклор күренеше белән гаҗәп-ләндерде. Фольклор күренешләр әби– бабаларыбыздан калган матур, якты истәлек. Алар хәзер тормышта кулланылмый. Бәлкем, шуңадыр да, бу юлы кичке уенда яшьләр түгел, ә нәкъ менә өлкәннәрнең катнашуы күңелле дә, матур да чыкты. Сүз дә юк, куелышы, эшләнеше дә яхшы иде. “Әбидә кунакта” дигән скетчны да тамашачы ошатты. Көллият җитәкчесе урынбасары Эльмира Гаянова белән филиал җитәкчесе Илдар Борһановның концертны оста итеп алып барулары, укытучылар Айгөл Газизова, Линар Камалиевның җырлаулары, халык музыка уен кораллары ансамбле чыгышы да мактауга лаек иде.
Халыкны социаль яклау идарәсе коллективы һәр чарага бердәм булып әзерләнә. Бу юлы да “Өмет” өлкәннәрне, “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү, мәрхәмәтлек үзәкләре дә, өлкәннәр һәм инвалидлар йорты, Яңа Чүриле психоневрологик интернаты хезмәт коллективлары да читтә калмаган иде. Хезмәт ветераны Розалия Насыйбуллинаның моңлы, матур тавышы белән яшьлеге җырын башкаруы залда утырган өлкәннәр күңеленә аеруча хуш килде. “Өмет” өлкәннәрне тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Ирек Исмәгыйлевның спектакльләрдә уйнавын белә идек. Бу юлы аның шигырьләр иҗат итү осталыгы да ачылды. Кызлар башкаруындагы япон халыклары биюе искиткеч матур чыкты. “Очрашу” дигән скетч та, кызлар вокаль ансамбле чыгышы да тамашачы күңелендә матур тәэсирләр калдырды, көчле алкышлар яулады. Шулай ук халык уен кораллары ансамбле чыгышы, “Өмет чыганагы” балаларны тернәк-ләндерү үзәгеннән Ләйсән Галиева, Лилия Шәфигуллинаның җырлауларын да тамашачы яратып кабул итте. Жюри әгъзалары коллективлар чыгышына уңай бәя бирде.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International