Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Сезне өйдә көтәләр
2013 елның 6 декабре, җомга
Сезне өйдә көтәләр
Район Мәдәният йортында Саратов өлкәсе Шиханы бистәсендәге 71432нче хәрби частьта хезмәт итүче безнең солдатлар телекүпер аша әти–әниләре, якыннары белән очрашты. Аны Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе, подполковник Алмаз Борһанов 5нче тапкыр оештырды.
Очрашуда чакырылыш рәисе урынбасары, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова, кеше хокуклары буенча вәкил Ренат Һидиятов, Рәмис хәзрәт, Василиск атакай катнашты.
Безнең районнан 152 егет 22 частьта армия хезмәте үтә. Шуның 54е — Шиханы бис-тәсендәге 71432нче частьта.
— Егетләр армиягә китте дә, хәрби комиссариат аларны онытты, дип уйламагыз, — дип сөйләде ата–аналарга подполковник Алмаз Борһанов. — Без аларның һәркайсы белән даими кызыксынып торабыз. Һәр солдатка характеристика язып җибәрүләрен сорыйбыз. Уңай характеристикалар килеп тора.
— Бу частька шәхсән мин үзем делегация составында бардым, — дип сөйли Надия Мифтахетдинова. — Солдатларның хезмәт итү, яшәү, ял итү урыннары белән таныштым, егетләрнең үзләре белән сөйләштем: кыерсытмыйлармы, нәрсәдән канәгать һәм канәгать түгелләр. Андагы чисталык, тәртип, частьтагы команда җитәкчелегенең таләпчән һәм акыллы эш итүенә инанып, безнең балаларның ышанычлы кулларда икәнлеген күреп кайттым.
Телекүпер тоташтырылды. Элемтәгә часть командиры Владимир Попов чыкты. Экран аша залда утырган әти–әниләр, яшь хатыннар үзләренең улларын, ирләрен күрергә тырышты. Солдатлар да күзләре белән газизләрен эзләде. Дулкынландыргыч мизгелләр. Туган җирнең, әти–әниеңнең кыйммәтен ачыграк тою өчен еракка китеп кара, ди борынгылар. Ир–егетләрне бу аерылу солдат тормышы, туган җир кадерен тою, әти–әнине ярата, олылый белү сыйфатлары белән баетадыр.
Экранда — Яңа Кенәрдән игезәк егетләр Илнар белән Ленар Үтәгәновлар. Рәхәтләнеп елмаялар, билгеле, дулкынланалар да. Очрашуга әти–әнисе Фәнис белән Флүзә төпчек кызлары Илүзә (4 яшь) белән килгән. Дулкынланудан әллә ни сөйләшә алмасалар да, иң мөһиме бер–береңне күрү, тавышны ишетү.
— Икесе дә Казан дәүләт университетын тәмамлап, быел 31 майда армиягә китте, — дип сөйли әниләре Флүзә ханым. — Армиядән качып йөрмәделәр, барабыз, диделәр. Алар Яңа Кенәрдән Фәнис Аксаков, Илшат Хафизов — барысы дүртәү бер сыйныфта укып, югары белем алып, бүген бер частьта хезмәт итәләр.
Кысна авылыннан Халидә Шәмсиеваның да сөенече һәм дулкынлануы йөзенә чыккан. Яңа гына улы Фаил белән сөйләште.
— Пешекчелеккә укыды, — ди Халидә ханым. — Армиядә дә полигонда пешекче хезмәтен башкара. Олысы Ирекне армиягә озатканда бик борчылган идем, ул исән–сау әйләнеп кайткач, Фаил өчен алай хәвефләнмәдем, чөнки армиягә карата ышаныч туды.
— Президент белән очрашуга килгән кебек бик дулкынландык, — диләр Ташкичүдән Инзения белән Миңнулла Гыйниятуллиннар. — Рүзәл улыбыз техникумның 1нче курсын тәмамлады да армиягә үзе теләп китте. Хәрби ант кабул иткәндә янына бардык, андагы тәртипкә исебез китеп кайтты. Ул вакытта ябыгып киткән иде, хәзер тазарган. Аллага шөкер, арчалылар якташлар булгач, бер–берсен рәнҗетмиләр.
Әти–әниләр чиратлап уллары белән сөйләште.
— Улым, сине күрүебезгә бик шат.
— Бөтен авыл сиңа сәлам әйтте.
— Кара аны, тәртип “5”ле булсын!
— Исән–сау хезмәт итеп кайт!
Газизләргә теләкләрнең иң изгеләре, күңел түреннән чыкканнары. Әллә ниләр сөйләшерләр кебек иде, кая ул, экранга бөтен кеше алдында иң тәмле сүзләрне, иң җылы хисләрне әйтеп буламыни аны?! Ул йөрәктә, күңел сандыгында шул.
Ике айлык баласын күтәреп килгән Гөлшат Әхмәдуллинаның ире Ринатка (Яңа Кенәрдән) булган иң–иң җылы хисләре — нәни улы Самат. Сүзсез дә аңлашыла: бөтен экранны тутырып күрсәтелгән улына караган солдат әтинең күз яшьләре менә–менә тә-гәрәп төшәр сыман иде.
Ахырдан Арча кызы Зилә Шәйхетдинованың әниләр турында җырлавы очрашуны тагын да җылытып җи-бәрде.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
6
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга языла алалар
6 апрельдән 16 апрельгә кадәр Россия Почтасы нәшрият йортлары белән берлектә сайланган вакытлы басмаларга язылу бәясен киметә, аларны 20% ка кадәр ташлама белән язып алырга мөмкин. Исемлектә-балалар өчен, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары, шул исәптән Татарстаннан да. Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, Россия Почтасының сайтында һәм мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә займны рәсмиләштерү нибары берничә минут алачак.
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз