Ишекне еш шакымасыннар

2013 елның 6 декабре, җомга
Ишекне еш шакымасыннар
Соңгы елларда төрле программалар буенча төзелгән йортлар, фатирларны тапшыру тантаналарына күнегеп беттек. Ә менә 6 декабрьдә Яңа Иябаш авылында үткәне башкаларыннан аерылып тора.
Татарстан Республикасының яңа эчке эшләр министры Артем Хохорин республика Президентына полициянең участок инспекторлары өчен эш урынын да берләштергән йортлар төзү турында тәкъдим белән мөрәҗәгать итә. Рөстәм Миңнеханов моны хуплый, озакламый махсус программа да кабул ителә. Президент аның үтәлешен ныклы контрольгә ала.
Быел шушы программа кысаларында безнең районда ике йорт төзелде. Урта Аты авылындагысына акча республика бюджетыннан бирелде, Яңа Иябаш авылындагысы район исәбенә төзелде. Төзүчеләре — “Арча КСМы” ширкәтеннән. Алар үз маркаларын югары тота, бу юлы да тиз һәм сыйфатлы эшләделәр.
Тантанага Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, район оешмалары вәкилләре, авыл кешеләре килгән иде. Иң беренче булып сүз муниципаль район башлыгы Алмас Назировка бирелде.
— Соңгы елларда районда республика җитәкчеләре ярдәме белән бик күп төзелешләр алып барылды, — диде ул. — Сугыш ветераннарын фатирлар белән тәэмин иттек. Ятим балаларга, күп балалы гаиләләргә, тузган торакта яшәүчеләргә фатирлар бирелә. Инде менә участок инспекторлары өчен дә йортлар төзелә башлады. Без бу эшкә бик җитди карап, җаваплылык тоеп алындык. “Арча КСМы” ширкәте төзүчеләренә рәхмәт. Мәһабәт, матур биналар төзеп куйдылар. Участок инспекторының эш урыны да шунда булуы әйбәт, аны тәүлек буе эштә дияргә була.
Район башлыгы участок инспекторы Рамил Рәхимҗановка, гаиләсенә яңа нигездә бәхетле тормыш, эштә уңышлар теләде, яңа йортның ачкычларын, бүләк тапшырды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча полиция җитәкчесе урынбасары, полиция полковнигы Марат Айдаров үзенең чыгышында арчалыларның һәр башлангычта алдынгылар булуын билгеләп үтте. Мондый йортлар полиция участок уполномоченныйларына уңайлы яшәү һәм эшләү шартлары тудырырга тиеш.
Марат Айдаров Рамил Рәхим-җановны, гаиләсен яңа нигез белән тәбрик итте, аңа яңа “Нива” машинасы ачкычлары тапшырды.
Мөхтәрәм кунаклар яңа йорттагы полиция участок пунктын, торак бинаны карадылар, алардагы шартларга югары бәя бирделәр.
Рамил Рәхимҗанов участок инспекторы булып сигез ел эшли, хезмәтен намус белән башкара, әйбәт нәтиҗәләргә ирешә. Хатыны Алсу лаборант булып эшли, кызлары Алия сигезенче, уллары Ленар 5нче сыйныфта укый.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International