Яңа елның беренче баласы Котлыйбыз

2026 елның 16 гыйнвары, җомга

Гөлсинә Зәкиева

2026 елда беренче бала нәкъ беренче көнендә,

1 гыйнварда көндезге ике туларга унбиш минутта дөньяга аваз салды.

Малай, 3 килограмм 560 грамм. Ибраһим дип исем кушканнар. Гаиләдә дүртенче бала. Җиде яшьлек Ислам, дүрт яшьлек Динә һәм ике яшьлек Әминә дә энеләрен каршыларга килгән иде.

Арча үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлеге ишеген атлап керүгә таныш йөзләрне күрдем. Арчада яшәүче Гамбәрия апа Гафарова елмаеп каршы алды. “Бу балалар – минем оныкчыкларым, кызым Миләүшәнең кызы Айгөлнең балалары”, – диде ул.

Кулына зур чәчәк бәйләме тоткан Илнур, әнисе Раушания ханым, Айгөлнең әнисе Миләүшә дә шунда.

Шул арада нәни Ибраһимны күтәреп алып чыгып, әтисе кулына тапшырдылар. Ә Айгөл тизрәк балалары янына ашыкты, түземсезлек белән сагынып көтеп торган сабыйларын кочагына алды.

Елның беренче баласын каршы алырга район башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм үзәк хастаханәнең баш табибы Рифат Идрисов килгән иде. Район башлыгы Хөсәеновларны олы шатлыклары белән котлады, изге теләкләрен җиткерде.

Бишенчесен дә алып кайтыгыз. Яңа елның беренче көнендә тумаса да, котларга киләм, – диде Алмаз Хисаметдинов шаяртып.

Район башлыгы Айгөлгә чәчәк бәйләме, кызларга йомшак уенчыклар, Исламга уенчык машина һәм нәни Ибраһимны машинага утыртып йөрү өчен автолюлька бүләк итте. Баш табибның да Айгөлгә бүләге бар иде. Соңыннан барысы бергә истәлеккә фотога төштеләр.

– Шулай зурлауларына бик күңелем булды. Район башлыгы Алмаз Хисаметдиновка бүләкләре өчен зур рәхмәтемне белдерәм, – диде Айгөл. –Баш табиб Рифат Идрисовка да рәхмәтлемен. Арча бала тудыру бүлегенә эләгүем белән сөенеп бетә алмыйм. Шулкадәр яхшы мөнәсәбәт, исең китәрлек. Бүлек мөдире Раушания Хәсәнова, акушер-гинеколог Гөлсинә Исламова, табиб-неонатолог Эльвира Минһаҗева, акушер Зөлфия Галимова, шәфкать туташы Гүзәл Галиева, кече шәфкать туташы Лилия Кәлимуллина чын мәгънәсендә үз эшләренең осталары. Аларга рәхмәтемне белдереп, авыр, җаваплы хезмәтләрендә уңышлар телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International