“Күрше фестның” кышкы сезоны Арча районында “Дуслык күпере” этномәдәни квесты форматында уздырыла
Татарстанда кыш
Гөлнур Миннебаева
5 гыйнварда Арчада “Татарстанда кыш” программасы кысаларында узучы “Күрше фест” бәйгесе чараларына старт бирелде.
Катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина сәламләде.
– Мондый проект өчен республикабыз Рәисенә олы рәхмәтемне җиткерәм. Район мәдәният йортын җиңүчеләр арасында булулары белән ихлас котлыйм. Чөнки бу җиңүне яулау бәхете барлык районнарга да елмаймады. “Дуслык күпере”нең уңышлы узуын һәм райондашларыбызны мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итүен телим, – диде ул.
“Дуслык күпере” квесты районыбызда яшәүче төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләре, җыр-биюләре, милли уеннары белән танышырга мөмкинлек бирде. Сәхнәдә “Шишор” мари халык фольклор ансамбле, “Русская песня” халык вокаль ансамбле, “Туым җондызы” керәшен фольклор коллективлары чыгыш ясаса, уен мәйданында төрле халык уеннары алып барылды.
“Чишмәгә суга бару”, “Киез итек”, “Коймак пеш”, “Җитез чана”, керәшен халкының улактан йомырка тәгәрәтү кебек уеннары һәркемнең күңеленә хуш килде. Балалар да, олылар да рәхәтләнеп күңел ачты. Спорт уеннарыннан тыш милли уеннарның да урын алуы, тәрбияви чара да булып торды. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Кыш бабай белән Кар кызының килүе бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Иң кызык-лы мизгелләрнең берсе – Җиңү паркы буйлап яшерелгән бүләкне эзләү булды. Бәйрәмгә килүчеләр мәйдан буйлап таралып, квестның төп бүләген эзләде. Камилә исемле кызчык иң җитез эзтабар булып чыкты, балалар мәйданчыгына яшерелгән Кыш бабайның кызыл оекбашын беренче булып тапты һәм таудан шуу өчен тюбинглы булды.
Моннан тыш һәркем кайнар чәй, тәмле коймак белән сыйланды һәм төрле милләтләр орнаменты белән бизәлгән чыршы уенчыгы ясау буенча осталык дәресләрендә катнашты.
“Дуслык күпере” квесты шулай ук 23 гыйнвар Көнчыгыш бистәсендә урнашкан Г.Тукай исемендәге паркта (мәчет янында), 13 февраль Бакый Урманче урамы, 18 йорт янында узачак. Башлану вакыты – 13 сәгатьтә.
Белешмә: “Күрше” ишегалды вакыйгалары фестивале – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2025 елның язында старт алган масштаблы грант конкурсы. Проект “Безнең ишегалды” программасының дәвамы булып тора. Аның төп максаты – күршеләр белән дус-тату яшәү традициясен үстерү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм ишегалларын кешеләр бер-берсен белә, бергәләп ял итә һәм уңайлыклар тудыра торган урынга әверелдерү.