Истәлекләр калдырган еллар

2026 елның 16 гыйнвары, җомга

48 ел гомерен Арча педагогика көллиятендә физкультура укытуга багышлаган Барый Бакиров 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Гөлсинә Зәкиева

1945 ел ахырында туган ул, әмма 1946 елның беренче гыйнварында гына яздыра алганнар. Шуңа Барый Каюмович туган көнне һәр елның беренче көнендә билгеләп үтә.

Апас районы Өчиле авылыннан ул. Күп балалы гаиләдә үсә. Әнисе Мөнирә укытучы була. Малай алты яшеннән укырга керә.

– 45нче елгылар сигезләп булганбыз. Башлангычтан соң бишенче сыйныфка биш километр ерак-лыктагы Дәүләки исемле авылга йөреп укыдык. Организмга файда булган ул җәяү йөрүләр, – ди Барый Бакиров. – Аннан эшләп үстек. Җәен дә, кышын да тик тормадык. Ә сигезенче сыйныфка тагын икенче авылга укырга киттем. Берүзем Урта Балтайга йөрдем.

Аны тәмамлаганнан соң егет авыл хуҗалыгы институтына укырга керергә уйлый. Тик татар мәктәбен тәмамлаган кешегә русча инша язу кыенлык тудыра, баллары түбән була. Һәм Барый Буа ветеринария техникумына укырга керә. Шул елларда аның спорт белән дуслыгы арта, ярышларда катнаша, җиңүләр яулый. Диплом алганнан соң Апаска кайтып, ветлечебницага эшкә керә.

1965 елның ноябрендә егет армия сафларына алына.

– Унбер ай ерактан күреп алу радиолокация станциясе операторы булырга укыттылар. Очучылар әзерли торган училищеда практиканы үттем. Аннан Одессага эләктем, – дип бүгенгедәй хәтерләп сөйли Барый Бакиров. – Шул вакытта СССР Кораллы Көчләре беренчелегенә ярышка әзерләндек. Команда составына мине дә алдылар. Сигез егет идек. “Призлы урын алсагыз, укырга теләгәннәрне җибәрәм”, – диде штаб начальнигы. Сүзендә торды. Икенче урынны яуладык. Ике егет кайтырга булдык. Педагогика институтының физкультура факультетына (җиңел атлетика буенча) укырга кердем. Дүрт ел тулай торакта яшәдем. Ярышларда, эстафеталарда катнаштым. Йөгерү буенча минем беренче разряд иде.

Институтта укыганда булачак хатыны чит телләр факультетында укучы Лилияне очрата. Икесен дә үз факультетларында проф-комга куялар. Шунда танышып та китәләр. Дүртенче курста була ул. Эшкә китәр вакыт җиткән. Кая барырга? Шул вакытта Арча педагогика көллиятеннән укытучы кирәк, дип килгән булалар.

– Җәен Лилия белән өйлә-нештек тә, монда килеп урнаштык. Лилия өченче мәктәптә укыта башлады. Башта тулай торактагы кечкенә генә бер бүлмәдә яшәдек, аннан бераз зуррагына күчтек. Соңрак училище йорт төзеп бирде. Профком рәисе итеп куйдылар. Элек аның эше әйтеп бетергесез күп иде. Шуның өстенә дәресләре дә бар. Йөгерүчеләр, сикерүчеләр, ыргытучылар әзерләргә кирәк. Һәрберсенең үз тактикасы, техникасы бар. Тренировкалар, ярышлар... Россиякүләм ярышларга бару өчен Татарстанныкын, зонаныкын оту таләп ителә. Иң беренче ярышка Магнитогорскига бардык. Алтынчы урынны алдык. Аннан җиде тапкыр Россия беренчелегендә катнаштык. Шуның дүртесендә призер булдык, 1983 елда беренчелекне яуладык, – диде ветеран укытучы горурланып.

Аннан инде китә – ярышлар-җиңүләр. Укучылары гына түгел, үзе дә катнаша һәм җиңүләр яулый. Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, тырыш хезмәтен бәяләгән медальләр – укытучыга зур бәя. Кызларының да әти-әнисе юлыннан китеп, укытучы һөнәрен сайлавы – чын горурлык.

Шулай матур истәлекләр калдырып 48 ел үткәнне сизми дә кала. Хәзерге вакытта ул иң зур терәге, киңәшчесе, сердәшчесе, хатыны Лилия ханым белән кызлары, оныклары уңышына сөенеп яши. Гел хәрәкәттә булырга тырыша. Мускуллар ныклыгы өчен кирәк, ди. Лилия ханымны да тик тотмый.

– Капкага счетчик куйдым. Өй белән капка арасы 40 метр. Шунда 25 тапкыр барып килсәң, бер километр була. Иртә, кич шул араны бергәләп үтәбез, – ди ул. – Тук-лануны да көйләдек, кан басымын даими үлчәп, язып барам. Үз йортың булгач, эше дә җитәрлек. Кышын кар, җәен бакча. Балалар эшләмәгез, дисәләр дә, ничек тик ятасың?! Мәчеткә йөри башладым.

Сокланырлык зыялы пар. Үр-нәк булырдай күркәм тормыш. Киләчәгегез дә шундый матур булсын. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International