Чаңгы юлы сезне көтә!

2026 елның 16 гыйнвары, җомга

Стадионда урнашкан чаңгы юлы хәзер кичләрен дә яктыртыла.

Кышкы спорт төрләрен сөючеләр өчен күңелле яңалык – стадиондагы чаңгы юлында хәзер көндез генә түгел, кичләрен дә рәхәтләнеп шуарга була. Хәзер биредә караңгы вакытта да энә табарлык якты. Дөрес, ул башка елларда да яктыртыла иде. Тик быел баганалардагы утлар тагын да көчлерәккә алыштырылган.

– Безнең чаңгы юлы 3 километр, шул ара тулысынча яктыртылган, хәзер көннең теләсә кайсы вакытында чаңгы шуу өчен бөтен шартлар тудырылган, – ди “Арча” спорт мәктәбенең чаңгы буенча тренеры Азамат Идиятуллин. – Чаңгы юлы стадион эченнән дә, аның тышкы ягыннан да уза, таулы урыннар да бар. Укучылар белән шөгыльләнүләрне 2 гыйнварда ук башлап җибәрдек. Быелның беренче чаңгы ярышлары да узды. Ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында булды. Аны Арчадагы даруханәләрнең берсенең хуҗасы оештырды. Анда 66 бала катнашты. Менә дигән кызыксындыру чарасы. Яңа ел ялларында үзебез дә ярышларга йөреп тордык. Әтнә, Саба районнарыннан безнең укучылар призлы урыннар алып кайтты.

Үз чаңгысы булмаганнар өчен дә бөтен мөмкинлекләр бар. Янәшәдә генә чаңгы базасы эшли. Анда чаңгыларны прокатка алырга мөмкин.

Стадионда хәзер атна саен чаңгы ярышлары уздыру да планлаштырыла.

– 17 гыйнварда Арчада урнашкан даруханәләрнең берсе призына 2008 елгы һәм яшьрәк укучылар арасында ярышлар узачак. Ул 9 сәгать 30 минутта башлана, – диде “Арча” спорт мәктәбе инструктор-методисты Фагыйлә Борһанова. – 30 гыйнварда 10 сәгатьтә ярышка мәктәп директорлары, физик тәрбия укытучылары, балалар бакчалары мөдирләре җыелачак. Ә 14 февральдә Фәнил Гарәфиев истәлегенә багышланган ярышлар оештырылачак.

Арча стадионындагы чаңгы трассасына рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International