Кәчедә яңа медпункт ачылды Илкүләм проект

2026 елның 16 гыйнвары, җомга

Кәче авылы халкы өчен күңелле вакыйгалар булып кына тора.

Әле кайчан гына ныклап төзекләндерелгәннән соң мәдәният йорты ачылган иде. 2025 елның 26 декабрендә аның янәшәсендә яңа фельдшер-акушерлык пункты ишекләрен ачты.

Авыл халкы шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Алмаз Хисаметдинов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов килде.

Медпункт төзелеше Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырылучы “Халыкка беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү“ республика программасы кысаларында мөмкин булды.

Кәчедә медицина пункты 1988 елда төзелгән мәдәният йорты бинасында урнашкан иде.

Яңа ФАП якынча 760 кешегә хезмәт күрсәтәчәк, аларның 636сы – өлкәннәр, 124е – балалар.

Татарстанда яңа фельдшер-акушерлык пунктларын төзү “Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын яңарту“ федераль проектының бер өлеше булып тора һәм “Озын һәм актив гомер“ илкүләм проекты нигезендә гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International