Улы махсус хәрби операция зонасына китү белән, Фирая Вәлишина егетләргә гуманитар ярдәм әзерләү эшен башлап җибәрә
Без бергә
Гөлсинә Зәкиева
Арчаның Галактионов урамындагы ике катлы йортта яши ул. “2015 елда төзи башлаган иде улым, быел күчтек”, – диде Фирая ханым. Янында гына гомер иткән иске йортлары да тора. Менә шул йортта туганнары, дуслары, танышлары белән маскировка өчен челтәрләр үрүне оештыра 75 яшьлек Фирая Вәлишина.
Арчаныкы ул. Әтисе төзегән йортта төпләнеп калган. “Төп йортта син каласың”, – дигәннәр бертуганнары. Фатирлары булуга карамастан, әнисен карарга кирәк булгач, ул аның янына кайта һәм шунда төпләнеп тә кала. Әнисен тәрбияләп, олы юлга да Фирая ханым озата.
– Минем әти Әгъзәм Гаффаров 13 ел бистә Советы рәисе булды. Шуннан лаеклы ялга да чыкты. Әнием Фатыйма гомер буе финанс бүлегендә хезмәт куйды. Өч бала үстек. Флера апа, мин, Фәрит энем, – диде Фирая ханым үзе белән таныштырып. – Мин үзем 1969 елда педагогия училищесын тәмамладым һәм 2005 елда лаеклы ялга чыкканчы сигезенче балалар бакчасында тәрбияче булдым. 1974 елда Арча егете Наилгә кияүгә чыктым. Кайнанам Рәйсә саклык банкында, кайнатам Газиз авыл хуҗалыгы идарәсендә эшлиләр иде. Наил ПОНОда тәэмин итүче (снабженец). Фабрикадан фатир бирделәр. Бер елдан Ирек улыбыз туды.
Матур гына яшәп китә Вәлишиннар. Уллары уңышлары белән сөендерә. Арчаның икенче мәктәбендә укый ул. Тугызынчы сыйныфтан соң педагогия көллиятенә укырга керә.
– Ул вакытта егетләрне армиягә җибәрү өчен июльдә тапшырасы дәүләт имтиханнарын мартта ук бирдертәләр иде, – диде Фирая ханым. – Ирек: “Мин хәрби училищега барам”, – диде. Җәен Казандагы артиллерия училищесына укырга керде. Тәмамлаганнан соң Юрга шәһәренә китте. Бер елдан яшь офицер, дип, солдатлар белән Чечняга җибәрделәр. 2003 елда юл һәлакәтенә очрап әтисе һәлак булды. Һәм Ирек хәрби хезмәтеннән китеп, монда кайтырга булды. Милициягә керде. Ул вакытта милиция иде әле.
Шунда танышлары Ирек Вәлишинны “Ак Барс” банкының Арчадагы филиалына чакыра. Күпмедер вакыттан соң Ирек куркынычсызлык бүлеге җитәкчесе итеп Казанга “Ак Барс” банкка китә. Кул астында утыз кеше була.
2022 елның 21 сентябрендә мобилизация игълан итәләр. Ирек ул көннәрдә үзенә урын таба алмый. “Сиңа кагылмыйдыр ул”, – ди әнисе. “Без тиеш”, – дип җавап кайтара ул. 23 сентябрь көнне үзе хәрби комиссариатка барып повестка алып кайта.
– Әни, миңа әзерләнергә бер сәгать вакыт бирделәр, – диде дә кул астындагы әйберләрен сумкага тутырып Казанга чыгып та китте. Ул борчылганнарым. Яңгырлы, салкын көннәр. Аягында, өстендә юка, ничек киенеп чыгып киткән, шул килеш. Яшь егет булмаса да, барыбер бала бит, – диде Фирая ханым ул көннәрне искә төшереп. – Аннан инде ул Украина якларына юл тотты. Һәм әлегә кадәр шунда. Батарея командиры. Кул астында иллегә якын кеше. Төрле районнар, төбәкләрдән. Күптән түгел үз батареясында хезмәт иткән Теләче районы егетен җирләргә кайтып китте. “Алар минем үз балаларым кебек”, – ди. Алар белән шатлана, алар белән кайгыра. Өч ел җир астында окопларда яталар. Йокларга урын үзләре әзерли, кибетләрдән ала. Без дә җибәрәбез.
Менә бу урында Фирая ханымның үзе турында язып үтәргә буладыр.
Улы Иреккә һәм егетләргә ярдәм итү максатыннан ана маскировка өчен челтәр үрү эшенә тотына. Үзе генә дә бәйли, туганы Фәридә Заһидуллина, дусты Наталья Новикова һәм башкалар да ярдәмгә килә. Туганнар, дуслар, танышлары акчалата булыша. Адарынып, егетләрнең җиңү яулап тизрәк кайтуларын теләп бирәләр.
Районның пенсионерлар берлеге җитәкчесе Руфия Баһаветдинова һәм ветераннар оешмасы рәисе Рәмзия Хәмидуллинага материаллар сорап мөрәҗәгать итә. Алар берсүзсез ярдәм күрсәтә.
– Укучылар сараенда башлаган идек. Спортзалда. Ул вакытта бик күп кеше килде. Материаллар беткәч туктадык. Өйдә эшли башладым. Материалларны сорап йөреп алдым. Ирек батареясына булышырга тырыштык. Бер хатын бик зур ярдәм итә. Исемен белмим, махсус хәрби операция тәмамлангач танышырмын, дим. Отставкадагы хәрби Булат Нуриәхмәтов бик булыша. Батареясы өчен генераторлар да китерде, – диде Фирая ханым. – Иреккә соңгы посылка барып җиткән, тик әле алмаган, алгы сызыкка кергән.
Фирая Вәлишина бүгенге көндә шушы зур, матур йортта оныгы белән яши. Ирекнең улы белән. Килене Зөлфия Казанда.
Оныгы Азамат Казанда химия-технология институтында өченче курста укый. Кайтып йөри. Арчага кайту үзләренә караганда якынрак, ди. Әллә әбисен ялгызын калдырасы килмиме, анысын үзе генә беләдер. Әмма Фирая ханымга бик зур иптәш әле ул.
Ирек – өч бала атасы. Олысы Булат институтны тәмамлаганнан соң башта Арчада, аннан Казанда эшләгән. Хәзерге вакытта Алабугада. Төпчеге Мурат әнисе янында, бишенче сыйныфта укый.
– Киленем Зөлфия белән сөйләшеп торабыз. Иректән иртә, кич бер хәбәр килә. “Бар да нормада”. Аның бар сүзе шул. Әмма миңа шул ике сүз җитә, тынычланып торам, – диде Фирая Вәлишина. – Быел җәй кайтканда илле яшьлек юбилеен үткәрде. Туганнар, дуслар җыелды. Аннан быел җәй ул администрация биргән машинаны да алып китте.
Үзе сөйли, вакыты-вакыты белән күз яшьләрен сөртеп ала. “Тизрәк махсус хәрби операция бетсен дә, исән-сау кайтсыннар иде инде”, – ди.
Редакциядән. Алимас Әмиров Фирая Вәлишинадан тыш тагын өч кешене район газетасына яздырды. Һәрберсе аңа олы рәхмәт сүзләре җиткерә.