Уңышлар – бердәмлектә

2026 елның 16 гыйнвары, җомга

Сеҗе авыл җирлегендә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында авыл җирлекләре башлыклары белән күчмә утырыш үткәрелде

Ильяс Фәттахов

Иң зур авыл җирлеге бу – 15 авылны берләштерә. Барысы 1015 хуҗалык исәпләнә, 2358 кеше яши.

Җирлектә 5 мәктәп бар, аларда 182 бала укый (Сеҗедә – 25, Сикертәндә – 42, Курса-Почмакта – 79, Курса разъездында 36 бала). Өч мәдәният йорты, өч китапханә, ике музей, алты фельдшер-акушерлык пункты, өч почта бүлеге, уналты кибет, 11 мәчет эшли.

Күчмә утырышта катнашучылар әлеге объектларда булып, аларның эшчәнлекләре белән таныштылар.

Шәхси хуҗалыкларда 1010 мөгезле эре терлек, 457 сарык һәм кәҗә, 113 ат, 711 умарта исәпләнә. Рәдис Әхмәтҗанов, Наил Вәлиуллин, Тимербулат Хәсәнов фермер хуҗалыклары  эшчәнлек алып бара. Ринат Шакиров, Зөлфәт Шакиров, Ринат Исмәгыйлев, Фәргать Хөрмәтов, Шамил Гыйззәтуллин, Рания Зиятова, Раил Хисмәтов, Радик Нигъмәтов, Йолдыз Шакирова, Фаил Җаббаров, Яхъя Сафин, Рамил Әхмәтҗанов грантлар отып кечкенә фермалар  төзегәннәр.

– Җирлектә “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте булу күп мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә мөмкинлек бирә, – ди авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмидуллин. – Ширкәт җитәрлек терлек азыгы белән тәэмин итә, барлык авылларда да шәхси хуҗалыклардан сөт җыйнала, соңгы вакытта бәясе генә төшә башлады.

Җирлек башлыгы үзара салым акчасына башкарылган эшләр белән дә таныштырды. 2025 елда барысы 1 млн 112 мең сум акча җыйналган. Дәүләт субсидиясе белән ул 5 млн 563 мең сум булып кайткан. Бу акчаларга урамнарга вак таш түшәлгән, урам утлары төзәтелгән. Федераль программа ярдәмендә Сикертән һәм Сеҗе авылларында урам утлары куелган.

Пүчинкә-Поник авылында елга аша техника йөри алырлык күпер эшләгәннәр. Барлык авылларда чишмәләрне чистартып, балалар мәйданчыкларын буяп-төзәтеп тәртиптә тоталар. Зиратларны да өмәләр ясап чистарталар, коймаларын төзәтәләр. Ә алар 15 авылга – 17. Өч авылда үзара салым акчасына өмә ясап су скважиналарын коймалап алганнар. Юл буйларындагы урман полосаларын чистарту дәвам итә.

2026 елга үзара салым акчасын 2 млн 134 мең сум итеп җыярга булганнар. Дәүләт субсидиясе белән ул 10 млн 710 сум булачак. Бу акчаның күп өлешен юлларны төзекләндерүгә тотарга исәплиләр.

Җирлекнең үз тракторы бар, аңа төрле җайланмалар алып, кышын кардан, җәен чүп үләннәрдән чистартып торалар. Кышын “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте, Саба урман хуҗалыгының Курса разъездындагы участогы тракторлары ярдәмгә килә.

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов күчмә утырышлар барышында булган проблемаларны да ачыклап, аларны хәл итү юлларын, үтәү срокларын билгели. Бу җирлектә Сеҗе мәдәният йортына, Гөберчәк, Иске Масра клубларына төзекләндерү кирәк. Курса-Почмакта яңа балалар бакчасы төзүне сорыйлар.

Җирлеккә кергән авылларда махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм оештыру буенча бик актив эшлиләр. “Аларның үзләре, гаиләләре, туганнары белән даими элемтәдә торабыз, - ди Р.Хәмидуллин. - “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте дә аларның гаиләләренә зур ярдәм күрсәтә. Егетләребез сораган әйберләрне әзерләп җибәрәбез. Кичләрен авыл халкы сеткалар үрә, шәмнәр ясый, токмач кисә, мендәрләр ясый“.

Ноябрьдә Яңа Чүриле авылында яшәүчеләр 211 мең 500 сум акча җыеп гуманитар ярдәм җибәргәннәр, 13 авылдан 1 млн 99 мең сум акча җыеп “УАЗ“ машинасы алганнар һәм фронтка илтеп тапшырганнар.

Соңыннан күчмә утырышны йомгаклау өлешендә элекке утырышларда билгеләнгән бурычларның үтәлешен тикшерделәр, көн тәртибендәге башка мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

Гыйнвар аендагы күчмә утырыш Яңа Кишет авыл җирлегендә узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International