Яңа ел алдыннан Арчада күптән көтелгән тарихи вакыйга – «Алгарыш» яшьләр үзәген ачу тантанасы булды
Киләчәккә карап
Румия Надршина
Ачу тантанасында район башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров, ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстанда Беренчеләр хәрәкәте җитәкчесе Тимур Сөләйманов катнашты.
Банк урамындагы ике катлы бина (26а йорт) матур эшләнгән. Кунаклар мондагы шартларны карап чыктылар. Ә арчаларның әлеге яңа бинада күрсәтерлек һөнәрләре күп. “Нур“ телестудиясенең булачак журналистлары хәтта Казан кунакларыннан интервью да алдылар. Министр Азат Кадыйров һәм Беренчеләр хәрәкәте җитәкчесе Тимур Сөләйманов бик рәхәтләнеп сорауларга җавап бирде. Министр Азат Кадыйров төрле проектларда катнашырга чакырды. Тимур Сөләйманов яшьләрне, ничек тә телефоннан аерып, кызыклы проектларга тартуны алга сөрде. Кызыклы проектларны яшьләр үзләре тәкъдим итә ала. Осталык классы, телестудия, бию, шахмат, тавыш яздыру студиясендә һ.б. бүлмәләрдә булдылар. Хәтта тамак ялгау өчен кафе да бар. Әлеге бинаны төзегән “Эталон групп“ ширкәте җитәкчесе Булат Гыйльфанов символик ачкычны тантаналы шартларда “Алгарыш” яшьләр үзәге җитәкчесе Диана Шалагиновага тапшырды.
Әлеге бинаны үзгәртеп корган “Эталон групп“ ширкәте җитәкчесе Булат Гыйльфанов белән дә сөйләштек. “Проект буенча бинаның түбәсен, идәннәрен яңадан эшләү, стеналарын штукатурлау һ.б. эшләр каралган иде, – дип сөйләде ул. – Эш барышында төп бинаның стеналары төрле сорттагы материаллар белән эшләнгәне ачыкланды. Нәтиҗәдә бинаның стеналары ярылып, начарланып беткән иде. Шуңа күрә аны яңадан сүтеп эшләргә туры килде. Проектка үзгәрешләр кертеп, эшләү срогы да озынайды. Җыеп әйткәндә, обьект элек бөтенләй икенче максатка эшләнгән булган. Шуңа да бинаны яшьләр үзәге итеп үзгәртеп кору өчен район җитәкчелеге белән берлектә күп көч, тырышлыклар куелды. Газ, электр һ.б. хезмәтләрне күрсәткән оешмаларга, үзебезнең коллективның участок җитәкчесе Алмаз Закиров, прораб Айнур Гыймаев, мастер Илмир Шәрифуллин, баш инженер Азат Насыйбуллин, баш энергетик Эдуард Яковлевка, эш осталары, төзүчеләр Рамил Фәйзиев, Алмаз Зиннәтуллин, Илдус Садыйков, Илназ Сафин, Рәдис Таҗетдинов, Хәлил Сабировка һ.б. бик зур рәхмәт».
Ял көннәрендә биредә фильмнар карадылар, бергәләп җыелышып солдатларга хатлар яздылар, мәрҗәннәр белән төрле әйберләр ясадылар.
“Алгарыш” үзәге җитәкчесе Диана Шалагинова яшьләр өчен монда нәрсәләр булачагы турында сөйләде:
“Коворкинг бүлмәсендә мини офис, монда теләсә кем килеп, үз эшен башкара ала, – ди ул. – Осталык сыйныфлары бүлмәләрендә төрле һөнәрләргә өйрәнергә мөмкин, тегү, ЗD-принтерда модельләштерү, агачны яндырып төрле әйберләр ясау-ны планлаштырабыз. Музыка бүлмәсендә гитарада, башка уен коралларында уйнап, үзара аралашып, кичне матур итеп үткәрергә була. Биредә үзләренең музыка төркемен дә оештыра алалар. Бию бүлмәсендә киләсе атнадан фитнес төркеме шөгыльләнә башлый. Алга таба сайкл (велотренажерлар) буенча төркем оешачак. Компьютерлар бүлмәсендә теләгән кеше килеп, компьютерда уйный, эшли ала. Программалаштыру буенча төркем оешачак. Бездә тагын PlayStation да бар. Алдан язылып, яшьләр монда уйный ала. Ә тавыш яздыру студиясен җиһазландырасы бар әле.
Үзәк иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр эшли. Яңалыкларны без үзебезнең телеграмм каналына язабыз. Тел.: 88436638008”.