“Колумбайн” хәрәкәте идеологиясе уку йортларында массакүләм үтерүләр кылуны аклый яки хуплый. 2022 елның 2 февралендә Россия Федерациясе Югары суды бу хәрәкәтне террористик дип таныды, аның эшчәнлеген ил территориясендә тыйды.
“СКУЛШУТИНГ”НЫҢ СӘБӘПЛӘРЕ ҺӘМ ЧАГЫЛЫШЛАРЫ
Яшүсмернең “скулшутинг” ясавы яки әзерләве еш кына “буллинг” – укыту коллективында психологик яки физик көч кулланудан гыйбарәт эзәрлекләүләр һәм мыскыллаулар нәтиҗәсе булып тора.
“БУЛЛИНГ”НЫҢ ТҮБӘНДӘГЕ ТӨРЛӘРЕН АЕРЫП КҮРСӘТӘЛӘР:
Вербаль: мыскыллау, имеш-мимеш тарату.
Физик: кыйнаулар, этүләр, милекне бозу.
Социаль: белә торып төркемнән чыгару, качкын хисен формалаштыру.
Кибербуллинг: социаль челтәрләрдә эзәрлекләү.
“БУЛЛИНГ” БЕР КЕШЕ ТАРАФЫННАН ДА, ЯШЬТӘШЛӘР ТӨРКЕМЕ ТАРАФЫННАН ДА ТОРМЫШКА АШЫРЫЛА АЛА. АНЫҢ СӘБӘПЛӘРЕ ТҮБӘНДӘГЕЛӘР БУЛЫРГА МӨМКИН:
Яшүсмернең тышкы физик үзенчәлекләре.
Гаиләнең аз керемле булуы.
Начар өлгерештә һәм элемтәләр урнаштырудагы кыенлыкларда чагыла торган аралашудагы авырлыклар.
Гаилә эчендәге низаглар
“КОЛУМБАЙН” ИДЕОЛОГИЯСЕ ТАРАФДАРЫ БИЛГЕЛӘРЕ:
Җенесе: ир-атныкы да, хатын-кызныкы да булырга мөмкин.
Яше: 12 яшьтән 22 яшькә кадәр.
Психологик халәте: суицидаль яки депрессив кәефләр. Үз-үзенә зыян китерү очраклары (мәсәлән, кисүләр) күзәтелергә мөмкин, алар көнкүреш ситуацияләре, спорт белән шөгыльләнү яки хайваннар белән уеннар кебек маскировкаланырга мөмкин.
Эмоциональ читләшү: әйләнә-тирә дөньяга сизелерлек апатия, эмоциональ реакцияләр булмау.
Язмалар алып бару: дәфтәрләр, куен дәфтәрләре яки көндәлекләр булу.
Көч куллану һәм корал белән кызыксыну: корал белән мавыгу, кулдан ясалган шартлаткыч җайланмалар яисә пиротехник әйберләр ясау.
Язмаларның эчтәлеге: дәфтәрләр, дәреслекләр яисә куен дәфтәрләрендә көчләү, үтерү күренешләре, корал тематикасы, нацист символикасы, шулай ук яшүсмер агрессия кичергән кешеләрнең исемнәре очрарга мөмкин.
Сөйләмдә “маркер-сүзләр”: “биомусор”, “нәфрәт”, “табигый сайлап алу” кебек үзенчәлекле әйтелмәләрне куллану (хәтта аерым очраклар да).
Уку эшчәнлеге: укуда кыенлыклар, уртача яки уртачадан түбән өлгереш.
Телефондагы контент: “треш-контент”ка язылу (кеше һәм хайваннарга карата көч куллануны, кисәкләргә бүлгәләнгән гәүдәләрне күрсәтү һ. б.).
Массакүләм үтерүләр белән бәйле темалар буенча фикер алышу: мондый җинаятьләр кылган затларны геройлаштыру.
Һөҗүмне планлаштыру: мәктәпнең планы, бинага керү мөмкинлекләре, запас чыгу урыннары белән кызыксыну.
Гавами фикерләр: кораллы һөҗүм ясарга ниятләү турында ачык белдерүләр, шулай ук “колумбайн” тарафдарларын героизацияләүче материалларны социаль челтәрләрдә бастыру.
ӘГӘР СЕЗ ШАҺИТ ЯКИ ЭЗӘРЛЕКЛӘҮ КОРБАНЫ БУЛСАГЫЗ, НИШЛӘРГӘ:
Әгәр дә сез «буллинг» ның (эзәрлекләүнең) шаһиты яки объекты булсагыз, шул исәптән Интернетта, бу хакта кичекмәстән якыннарыгызга, сыйныф җитәкчесенә хәбәр итегез яки ышаныч телефонына мөрәҗәгать итегез. Битараф калмагыз – бу фаҗигане булдырмый калырга мөмкин.
“Колумбайн” идеологиясе йогынтысы билгеләрен ачыклаганда нәрсә эшләргә:
Сезнең чолганышта берәрсендә “колумбайн” террорчылык идеологиясенә бирелү билгеләре табылса, кичекмәстән мәгариф оешмасы администрациясенә һәм хокук саклау органнарына хәбәр итегез. Сезнең гамәлләрегез гомерләрне саклап калырга мөмкин!
ИСЕГЕЗДӘ ТОТЫГЫЗ: ФАҖИГА БУЛГАНЧЫ, АНЫ ӘЛЕ ТӨЗӘТЕРГӘ ҺӘМ ЯРДӘМ ИТӘРГӘ МӨМКИН!
КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК ҺӘРКЕМНӘН БАШЛАНА!
Ашыгыч хезмәтләр телефоннары:
Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе: 8 (843) 231-45-55
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы: 8 (843) 291-20-02
Бердәм коткару телефоны: 112
ЫШАНЫЧ ТЕЛЕФОНЫ: 8-800-2000-122