Укучылар белән очрашуда Арча районы башлыгы ярдәмчесе Ил-
наз Зәйнуллин, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең
Арча муниципаль районында җәмәгать ярдәмчесе Надия Миф-
тахетдинова, Арча мөхтәсибәте каршындагы аксакаллар советы
рәисе Надир Гатауллин катнашты. Алар коррупциягә каршы көрәш
өлкәсендә үзләренең һөнәри тәҗрибәләре белән уртаклаштылар
һәм катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр.
Очрашуны оештыручы һәм алып баручы булып Руслан Хәкимов
чыгыш ясады. Ул хәзерге җәмгыятьтә коррупция проблемасына
комплекслы анализ тәкъдим итте. Чара барышында коррупция
күренешләренә каршы торуның актуаль аспектлары каралды.
10 сыйныф укучысы Ильяс Гыйләҗевның коррупциянең барлык-
ка килү тарихына тирән анализ ясады, аның борынгы заманнар-
дан безнең көннәргә кадәр эволюциясен тәкъдим итте. Корруп-
ция күренешләренең төп формаларына һәм аларның җәмгыять
үсешенә йогынтысына да җентекләп тукталды.
Тәрбия һәм балалар иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлек
буенча директор киңәшчесе Энҗе Усманова укучыларга мавыктыр-
гыч викторина әзерләгән иде. Интерактив форма катнашучылар-
га коррупция турындагы белемнәрен тикшерергә генә түгел, ә уен
формасында коррупциягә каршы законнарның мөһим аспектла-
рын һәм бу күренешкә каршы тору принципларын үзләштерергә
мөмкинлек бирде.
“Мондый белем бирү чараларын уздыру укучылар арасында
коррупциягә каршы дөньяга караш формалаштыруда һәм хокукый
культураны үстерүдә мөһим адым булып тора,” – диде Арча муни-
ципаль районы башлыгы ярдәмчесе Илназ Зәйнуллин.