Арчадан Артем һәм Дарья Лесенко уллары Александр һәм Михаил белән Габдулла Тукайның Шүрәле әкиятенең яңа вариантын язган Г.Тукайга – 140 ел
Быел бөтен татар милләте бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә.
Дөньялыкта 27 ел гына яшәп, ачы тормыш юлы узган Габдулла Тукай бик күп буыннарга җитәрлек бай әдәби мирас калдырган. Аның “Туган тел”, “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт” шигырьләре, “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык” һәм башка әкиятләрендә кайсы гына буын үсмәгән дә, кайсы гына бала аларны укымаган икән?! Ничә ел үтсә дә, Габдулла Тукай әсәрләре халык телендә, халык йөрәгендә.
Ә Арчада яшәүче Артем һәм Дарья Лесенко гаиләсе өчен бөек шагыйребез әкиятләре әдәби жанр гына булып калмаган, ә буыннарны, телләрне һәм изге эшләрне берләштергән уртак гаилә проектына әйләнгән. Алар бергәләп “Шүрәле” әкиятенең яңа вариантын тудырган. Тудырып кына калмаган, ә китап итеп тә чыгарган.
Мондый кызыклы идея ничек туган соң? Барысы да көтелмәгәндә килеп чыга. Кечкенәдән рус һәм татар язучыларының әкиятләрен тыңлап үскән Александр “Шүрәле”не укыганда: “Аннары ни булган?” – дип кызыксына. Бу вакытта аңа биш яшь була. Әти-әнисе аңа әкиятнең тәмам булуын аңлата. Тик алты яшендә Саша әкиятне дәвам итәргә тәкъдим итә. Шулай итеп гаилә иҗат эшенә чума – әкиятнең яңа варианты туа. Саша идеяләр тәкъдим итә, ә әти-әнисе аны кәгазьгә төшереп бара.
– Яза башлагач, без әкиятне дәвам итәргә түгел, ә аны заманчалаштырырга булдык, – ди Артем Лесенко. – Безнең әкиятләрдә Шүрәле игелекле геройга әверелде: ул балаларны урманда үз-үзеңне куркынычсыз тотарга, экологияне сакларга, табигатькә сакчыл карарга өйрәтә.
Проектның мөһим үзенчәлеге – аның ике телдә булуы. Китап рус һәм татар телләрендә Санкт-Петербургта нәшер ителгән, бу балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияли, сүз байлыгын арттыра. Хәзерге вакытта әсәрнең җиде өлеше тәрҗемә ителгән, ә беренче китап 200 данә тираж белән декабрь аенда сатуга чыккан. Соңрак ул 600 данәгә җитә. Шулай ук татар телендә аудиоверсия һәм әкият буенча буяу китапчыклары да әзерләнгән.
Лесенколарның гаилә проектының тагын бер игелекле ягы бар – китап сатудан кергән акчаның бер өлешен алар сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чик-ле ятим балаларга ярдәм итүгә юнәлдерергә ниятли. Моннан тыш, әкиятләрнең аудиоверсиясен өлкәннәр йортына бушлай тапшыру мөмкинлеге турында да уйлыйлар.
– Казанда әти-әнисез калган кечкенә балалар өчен сабыйлар йорты бар. Кергән акчаның бер өлешен шунда күчерергә уйлыйбыз, – ди Артем Лесенко. – Тикшеренүләр күрсәткәнчә, әкият тыңлау өлкән яшьтәге кешеләрнең дә фикерләү сәләтен сакларга ярдәм итә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, проект гаиләнең шәхси акчасына эшләнгән. Хәзер беренче китапның рус варианты Европа күләмендәге халыкара бәйгегә җибәрелгән, нәтиҗәләр яз көне билгеле булачак. Җиңгән очракта әкиятнең башка өлешләрен дә китап итеп бастыру мөмкинлеге туачак.
“Бу татар мәдәниятен һәм рус телен чит илләрдә таныту өчен зур мөмкин-лек”, – ди Артем Лесенко.
Менә шулай итеп биш яшьлек баланың гади генә “Ни өчен” дигән соравы зур гаилә проектына әйләнә.