Сезнең кебекләр аз

2026 елның 6 феврале, җомга

Роза Вәгыйз кызы Шәйхетдинова 1941 елның 9 февралендә матур табигатьле Чөмә-Елга авылында туган. Сугыш чоры баласы

Румия Надршина

Әтисе белән әнисе  өйләнешеп, нибары ел ярым гына бергә яшәп калганнар. Әтисе сугышка киткәндә нибары алты айлык бала булып калган. Әтисе сугыштан кайтмый...

“Балачагымдагы нәүмизләнеп ялгыз үсүем күңелемә тирән уелып калды”, – дип әйтә Роза апа. Алар, сугыш чоры балалары, беренче сыйныфтан колхоз эшендә булалар. 7 сыйныфны тәмамлагач, комсомол райкомы биргән Мактау кәгазе әле дә саклана.

Роза апа Арча педагогия училищесын 1961 елны тәмамлый. Училище юллама белән Кама Тамагы районы Салтык мәктәбенә укытырга җибәрә. Анда башлангычларны укыта. Эшен бик ярата. Кама Тамагы егете Ринат белән танышып өйләнешәләр. Бу якта 4 ел яшәгәч, ялгыз әнисе янына Арчага күчеп кайталар. Икесе дә эшкә мәдәният бүлегенә урнашалар. Роза апа автоклуб мөдире, ә Ринат шофер.

Тормыш үзенең зур сынавын бирә. 1978 елда Ринат абый юл һәлакәтендә һәлак була. Роза апа бу олы кайгыны бик авыр кичерә... Нибары унике ел яшәп калалалр. Өч кызы белән ялгыз кала.

Роза апа Арчада 30 елдан артык мәдәният бүлегендә эшли. Кадрлар бүлеге инспекторы булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Бүген ул мин кызларым белән  бәхетле дип,  шөкер итә. Һәм ул иҗаты, шигырьләре белән дә бәхетле. Йөрәктәгене шигырь юлларына салып әйтеп бирә белү – ул үзе бер күңелгә шифа бирә торган халәт. Әйдәгез, Роза апа язган шигырьләрне укып, без дә хисләнеп, дулкынланып, уйланып һәм күңел рәхәтлеге алыйк.

Роза апа, без сезне 85 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз! Исән-сау булыгыз, балалар, оныклар бәхете белән яшәргә язсын! Шигырьләрегез белән безне, укучыларыгызны, куандырып торыгыз! Шигырь язучылар күп, әмма сезнең кебекләр аз.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International