Гөлсинә Зәкиева
Арча үзәк китапханәсендә яңа төр эш башлангыч алып килә – балалар китап театры студиясе эшчәнлеген башлый.
30 гыйнвар көнне район балалар китапханәсендә “Китап – сәхнә: “Апушның тылсымлы төшләре” библиоперфомансы” проекты кысаларында, балалар китап театры студиясенә кастинг узды.
Район балалар китапханәсе китапханәчесе, әлеге эшкә нигез салучы Гөлназ Байкова белән әңгәмәбез шул хакта.
– “Апушның тылсымлы төшләре” дигән исемнән сүзнең Габдулла Тукай турында барганлыгы аңлашыла. Ә менә библиоперфоманс нәрсәне күз алдында тота?
– Бу эшне без бөек Тукайның 140 еллыгы уңаеннан башлап җибәрдек. Шуның кысаларында библиоперфоманс әзерлибез. Ул геройлар белән җанлы тамаша-спектакль дигәнне аңлата. Ягъни, сәхнәдәге геройлар спектакль барышында залга төшеп, тамашачы белән аралашачак.
– Кастинг шушы спектакльдә уйнарга артистлар туплау максатыннан оештырылдымы? Ул турыда балалар кайдан белде?
– Әйе, шулай артистлар туплый башладык. Алдан мәктәпләргә белдерүләр җибәрдек, социаль челтәрләр аша бу хакта хәбәр иттек. 7 яшьтән 16 яшькәчә балаларны чакырдык. Башта гариза бирделәр, аннан 30 гыйнварда кастинг булды. Гаризалар күп иде, шуңа икегә бүлеп үткәрергә туры килде. Балалар Арчадан гына түгел, авыллардан да җыелды. Тулысынча татар телендә барды. Чөнки максаты да балаларны татар телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, татар телен камилләштерү, гомумән туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, шулай ук Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан танышу иде.
– Гөлназ, кастинг ниндирәк формада үтте?
– Иң беренче чиратта, әзерләп килгән шигырь, проза әсәрләрен укыдылар. Аларны жюри бәяләде. Аннан өчәр бирем бирелде. Һәрберсенә төрле әйбер өләштек. Мәсәлән, уенчык балык. Балалар “балык” сүзен эмоцияләргә бирелеп (ачуланып, шатланып) әйтергә тиеш. Роберт Миннуллинның “Мин барсын да булдырам” шигырен әкият геройлары роленә кереп укырга кирәк иде. Шүрәле, я булмаса, сарык булып. Өченче бирем сүзсез, хәрәкәтләр белән кемнедер күрсәтү. Аю йокыдан уянып чыга, керпе гөмбә җыя, артист сәхнәдә чыгыш ясый. Жюри әгъзалары кемне күрсәткәннәрен аңларга тиеш.
– Балалар үзләрен ничек күрсәтте? Сайлап алып булдымы?
– Талантлы балалар бик күп икән. Кемнедер аерып алуы да авыр иде. Шунысы, барысы да татар телендә бик матур сөйләшә. Җиде яшьлек Раян Шәйхетдиновка сокландык. Әле беренче сыйныфта гына булса да, шигырьне бик матур сөйләде. Тиешле команда тупладык. “Апушның тылсымлы төшләре” спектакленә алынырга әзер.
– Костюмнар мәсьәләсен ничек хәл итәргә җыенасыз? Әкият геройларын тасвирларга кирәк бит.
– Костюмнар тектерәбез. Әкият геройларын заманчалаштырып, балаларның үзләренә яраклаштырып. Спектакльне сәхнәгә кую белән китапханә хезмәткәрләре һәм профессиональ режиссер шөгыльләнәчәк.
– Без аны кайчан һәм кайда карый алабыз?
– Апрель ахырында Тукайның туган көне уңаеннан Арча Мәдәният йортында куярга планлаштырабыз. Аннан мәктәпләргә дә чыгарга уйлыйбыз. Бу команда белән киләчәктә дә эшне дәвам итү күз алдында тотыла.
– Шагыйрьнең юбилее уңаеннан районда иҗади бәйге дә оештырасыз, дип ишеттек.
– Әйе. Бу уңайдан күп чаралар планлаштырыла. Иҗади бәйге өч номинациядә үтәчәк – шигырь, рәсем, кул эшләре. Апрельгә кадәр гаризалар кабул ителә. Май аенда “Тукай-Фест” китап фестивалендә нәтиҗә ясалачак. Балаларны яклау көненә Арча үзәк хастаханәсендә дәваланучы балалар белән квест оештырырга уйлыйбыз. Тиз уку чемпионаты, актерлык осталыгы, грим серләре буенча осталык дәресләре, “Әдәби сәхнә”, беренче сыйныф укучыларын Тукай әкиятләре аша китапханә белән таныштыру һәм башкалар – барысы да шагыйрьнең олы юбилеена багышлана.
Редакциядән
“Арча” радиосы “Тукай сүзе” дигән шигырь укучылар бәйгесе игълан итте. Катнашучыларның яше чикләнми. Яздырып та алып килергә, монда үз тавышлары белән укырга да мөмкин. Белешмәләр өчен телефон номеры: 3-15-58.