“Әллүки” белән башланган ел

2026 елның 6 феврале, җомга

2026 ел Татарстан Республикасында “Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы” дип игълан ителде

Гөлнур Миннебаева

Әлеге әһәмиятле елны районыбызда Арча район Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Әллүки” балалар театр студиясе мәгънәле һәм тирән эчтәлекле тамаша белән ачып җибәрде.

Яшь артистлар тамашачыларга атаклы татар драматургы Туфан Миңнуллин әсәренә нигезләнеп куелган “Иптәш командир” спектаклен тәкъдим иттеләр. Сәхнәдә батырлык, намус, җаваплылык, хезмәткә тугрылык кебек мәңгелек кыйммәтләр күтәрелде.

Батырлыкка һәм хезмәткә хөрмәтнең нәкъ менә кечкенәдән салынуы һәркемгә мәгълүм, шуңа күрә мондый әсәрләрнең балалар тарафыннан сәхнәләштерелүе аеруча әһәмиятле булды.

“Әллүки” балалар театр студиясе эшчәнлеген бер ел элек кенә башласа да, аларның инде горурланырлык җиңүләре, сок-ланырлык хезмәтләре аз түгел. Студиянең җитәкчесе Ләйлә Мөхәммәтгалиева яшь буында туган телгә мәхәббәт, театр сәнгатенә кызыксыну, милли һәм әхлакый кыйммәтләргә хөрмәт тәрбияләүгә зур көч куя. Аның тырышлыгы, сабырлыгы һәм иҗади карашы нәтиҗәсендә студиядә шөгыльләнүче балалар сәхнә серләренә төшенә.

“Иптәш командир” спектаклен сәхнәгә куючы режиссер Инсаф Мөхәммәтгалиев һәм режиссер ярдәмчесе Гүзәл Нигъмәтҗанова балалар белән берничә ай дәвамында премьерага әзерләнде. Репетицияләрдә берничә мәртәбә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары Ләйсән Большова һәм Айрат Шамс катнашып, осталык дәресләре дә уздырды. Театр студиясенең яшь артистлары әсәр нигезенә салынган батырлык һәм хезмәт темасын тулысынча ачып, аны тамашачы күңеленә үтемле итеп җиткерә алдылар.

Залда утыручылар спектакльне тын да алмый карады, күпләрнең күзләрендә яшь, йөзләрендә уйчанлык чагылды. Тамаша тәмамлангач, нәни артистлар аягүрә басып алкышларга күмелде.

Спектакльдән соң район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина “Әллүки” балалар театр студиясе җитәкчесенә, спектакльне сәхнәгә куючы режиссерларга һәм яшь артистларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

– Быелгы елның нәкъ менә шулай ачылуы чын мәгънәсендә могҗиза. Чын күңелемнән сок-ланып утырдым. Татар телендә шулкадәр матур итеп чыгыш

ясаучы, күңелләре ватан-пәрвәрлек хисләре белән сугарылган балаларның бүгенгесе дә, киләчәге дә якты. “Әллүки” балалар театр студиясеннән яңа премьералар көтеп калабыз, – диде ул.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International