Кәче мәктәбе спорт залында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Руслан Галәкбәров истәлегенә балалар арасында ярышлар булды.
Ярышның иганәчеләре – Русланның әти-әнисе Фәридә–Динар Галәкбәровлар. Руслан гаиләдә иң олы бала була. Алар биш малай бер кыз. Бар да спортчы. Руслан шулай ук көрәште. Фәридә белән Динарга батыр ул үстергәннәре өчен район башлыгы Алмаз Хисаметдиновның Рәхмәт хаты тапшырылды.
Ярышта 9 үлчәү авырлыгында 59 көрәшче катнашты. 1нче урынны Кәче мәктәбе көрәшчеләре алды. Тренеры – Рәис Галиев. 2нче урында – Иске Чүриле мәктәбе, тренеры Рәис Галиев. 3нче – Курса-Почмак мәктәбе командасы, тренеры Марат Әхмәдиев.
Җиңүче командалар диплом һәм кубок белән бүләкләнделәр.