Арча район Мәдәният йортында “Җиңү кайтавазы – мәңгелек” дип исемләнгән фестиваль-бәйгенең йомгаклау чарасы үткәрелде
Гөлсинә Зәкиева
Бәйге мартта башланды. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан оештырылды. Һәм анда биш халык, 38 үзешчән, 12 балалар театр коллективлары катнашты.
Авыл мәдәният йортлары, клублары елның елында сәхнә әсәрләре куеп, драматургия өлкәсендә тәҗрибә туплый бара. Халык арасында да артист ролен үзләштереп, спектакльләрдә уйнарга теләк белдерүчеләр күбәя. Дөрес, кешеләр белән сөйләшә, аларны күндерә алу мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре сәләтеннән тора. Спектакль куюга караганда уйнаучыны табу кыенрактыр да әле. Шулай да эзлиләр, табалар, уйныйлар, сәхнәгә чыгалар һәм җиңүләр яулыйлар. Үзешчән артистлар арасында өлкән яшьтәгеләр дә, яшьләр дә бар.
Аннан бу эшнең тагын бер кыенлыгы – уйныйм дип торучылар санына карап сәхнә әсәре табу. Бу юлы ул тематик та булырга тиеш иде. Театр коллективлары санына карап исәпләсәң, илледән артык сугыш темасына драма әсәре табарга кирәк. Бу эшнең никадәр авыр булуын режиссер ролен дә башкарырга мәҗбүр булган мәдәният хезмәткәрләре генә белә. Күрәсең, шул хәлдән чыгу юлын табу максатыннан, һәвәскәр драматурглар да барлыкка килүенә игътибар иттем.
Һәм, ниһаять, бәйгедә катнашкан театр коллективлары арасында уздырылган “Җиңү кайтавазы мәңгелек” бәйге-фестиваленә йомгак ясалды, җиңүчеләр бүләкләрен алды. Хәер, миңа калса, бу бәйгедә җиңелүчеләр юк. Үзешчәннәребез инде чаларып беткән, артистлардан бер дә кимен куймыйлар. Кайчак ничек уйнарлар икән, дип көтеп торасың да, аларны сәхнәдә күргәч, тел шартлатырга мәҗбүр буласың. Шуңа жюрига иң-иңнәрне сайлап алу бик үк җайлы булмагандыр.
Сәхнәдән җиңүчеләр исемнәрен атауны кызыклы оештырганнар. Конвертта дүрт коллектив исеме язылган кәгазь. Берәү чыгып шуларны укый, җиңүчеләрне сәхнәгә чакыра һәм бүләк бирә. Бу миссияне башкаруны мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов, Әтнә татар дәүләт драма театры артисткасы Зөһрә Мөхәммәтгалиева, Яңа Кенәр авылы кызы, Казан театр училищесы студенты, “Татар сүзе” бәйгесенең “Профессионаллар” номинациясендә җиңүче Алия Абдрәшитова, “Җидегән чишмә” Арча халык театры артисты Илдус Хәбибуллинга йөкләгәннәр.
Җиңүчеләр билгеле: беренче урында Түбән Оры мәдәният йортының “Ак калфак” театр коллективы (җитәкчесе Ләйсән Бәйрәмова), икенче урында Хәсәншәех мәдәният йортының “Хыял” театр коллективы (Фирдүс Хамматов), өченче урында Пөшәңгәр күпфункцияле үзәгенең “Чаткылар” (Илүзә Шәвәлиева), Наласа мәдәният йортының “Ният” (Ләйсән Лотфуллина) театр коллективлары.
Бәйгедә катнашкан балалар театр коллективлары да читтә калмады. Алар арасында да иң яхшыларын билгеләделәр һәм җиңүчеләрне бүләкләп үттеләр. Беренче урынны Саяра Фәттрахманова исемендәге Иске Ашыт мәдәният йорты (җитәкчесе Гөлзада Вахитова), икенче урынны Лесхоз мәдәният йортының “Зазеркалье” (җитәкчесе Зөлфия Кочурова), өченче урынны Кушлавыч клубының “Алканат” (Фәния Хәнәфиева) балалар театр коллективлары яулады.
Сәхнәгә бәйгедә катнашкан барлык театр коллективлары күтәрелде. Аларга катнашучы дипломы һәм бүләкләр тапшырылды. Әмма иң кыйммәте – бик күп талантлар барланды, иҗат коллективлары яңа яктан танылды.
Бу көнне иң күңелгә ятышлы яңалыкларның берсе, мөгаен, Саяра Фәттрахманова исемендәге Иске Ашыт мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Саяра” халык театрының (җитәкчесе Фердинанд Фәттрахманов) “Идел-йорт” төбәкара театр коллективлары бәйгесендә икенче дәрәҗә лауреат дипломын яулавы булгандыр. Бу баскычка күтәрелү өчен, ай-һай, күпме тир түгәргә кирәк. Ничә еллар дәвамында акрынлап күтәрелде “Саяра” һәм, ниһаять, җиңүгә иреште. Алтмыш театр коллективы арасында җиңеп чыгып, финалга үтте. Аннан 12 коллектив арасында ярышты. Зур шәһәрләрдән килгән танылган халык театрларын, көчле коллективларны артта калдырып, пьедесталның икенче баскычына лаеклы рәвештә менеп басты. Беренче баскычны алырга нибары бер адым калды. Бу искиткеч зур җиңү бит.
Халык театрлары арасында өченче урында Кышкар клубының “Нур” халык театры (Ләйсән Шәфигуллина), икенче урында Сикертән күпфункцияле үзәгенең “Сердәш” халык театры (Равия Минһаҗева), беренче урында “Саяра” халык театры. Гран-при да Түбән Аты мәдәният йортының “Балкыш” халык театрына (Илсөя Мөхәммәтгалиева) бирелде. Арча район Мәдәният йортының “Җидегән чишмә” халык театрына (Инсаф Мөхәммәтгалиев) махсус бүләк тапшырылды.
Тагын бер әйбер ошады, ул да булса иң олы яшьтәге һәм иң яшь актерларны барлап бәяләү һәм сәхнәгә чакырып бүләкләү. “Иң олы яшьтәге актер” номинациясендә Түбән Аты мәдәният йортының “Балкыш” халык театрыннан 75 яшьлек Альберт Ихсанов (Сәет Шәкүрнең “Тол хатыннар, тол кызлар” спектаклендә Әхмәдулла ролен башкарган), “Җидегән чишмә” Арча халык театрыннан Харис Сафин, “Нур” халык театрыннан Фарух Хәйретдинов, “Иң яшь актер” номинациясендә Саяра Фәттрахманова исемендәге Иске Ашыт авылы мәдәният йортының “Хыял” балалар театр коллективыннан 9 яшьлек Фидәрис Мәхмүтов җиңү яулады. Ул Зәки Зәйнуллинның “41нең арбалы хатыннары” спектаклендә Һади ролен башкарган. “Иң истә кала торган роль” номинациясе дә булдырылган. Аңа Түбән Аты мәдәният йортының “Балкыш” халык театрыннан Наилә Хәсәнова (Сәет Шәкүрнең “Тол хатыннар, тол кызлар” спектаклендә Өммегөлсем роле) лаек дип табылган. Ә барлык үзешчән артистлар өчен иң зур һәм бәһасез бүләк – алкышлар, алкышлар, алкышлар. Тамашачы мәхәббәте.
Бер театрга килгән кеше аннан китә алмый. Шуңа сәхнәне ташламагыз, иҗат итегез, тамашачыларны яңа спектакльләр белән сөендереп торыгыз.