Район ветеринария берләшмәсе белгечләре терлекләрдә була торган авырулар турында аңлатуны дәвам итә. Шуларның иң куркынычлысы – тилчә (ящур).
Тилчә нинди чир һәм нигә алай куркыныч соң? Тояклы хайваннарны: мөгезле эре терлек, дуңгыз, сарык, кәҗәләрне, шулай ук болан һәм кабан кебек кыргый хайваннарны зарарлый торган бик хәтәр вируслы авыру ул. Бик тә йогышлы һәм тиз тарала. Тышкы мохиткә чыдам, терлекчелек продуктларында, киемдә, аяк киемендә, транспортта, азыкта һәм хәтта һавада саклана ала.
Төп билгеләре: тән температурасы күтәрелә, терлек сүлпәнләнә, азыктан баш тарта, авыз куышлыгында, җилемдә, тояклар арасында куыклар барлыкка килә. Терлек аксый, әйбәтләп ашый, эчә алмый. Авыздан күпләп селәгәй ага. Сөт кими, авырлык югала.
Кеше өчен куркынычмы? Тилчә нигездә хайваннарга йога, кайнамаган сөт эчкәндә, авыру терлек ите пешеп җитмәгәндә кеше дә йоктырырга мөмкин. Авыру терлек белән аралашканда, вирус эләккән әйберләрдән дә йога ала. Иң зур зыян икътисадка килә.
Терлекләрне һәм үзеңне саклау өчен ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәргә, хайваннарда шикле билгеләр сизгәндә тиз арада ветеринария белгечләренә хәбәр итәргә.