Өйрәнүләр нәтиҗәсез калмас

2026 елның 6 феврале, җомга

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов җитәкчелегендәге зур делегация Ярославль өлкәсендәге “Кызыл Маяк“ хуҗалыгында булып кайтты

Ильяс Фәттахов

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин газетабыз хәбәрчесенә шунда күргәннәре турында сөйләде.

– Әлеге хуҗалыкның 14 мең гектар җире һәм 14 мең баш мөгезле эре терлеге бар, – диде ул. – Шуларның 6 мең башы – сыерлар. Без 4 мең баш сыер асрала торган торакта булдык. 400х100 метрлы, 4 гектар мәйдан  биләгән бер торак ул. Шуның кадәр сыер асралган бинада бернинди ят ис юк!

Безне сыерларга якын  җибәрмәделәр. Әлеге торакка ике генә кеше – ветеринария табибы һәм ясалма орлыкландыру технигы телефон белән керә ала, аларга да сөйләшү өчен түгел, ә малларның колакларындагы номерларны “уку“ өчен. Берәүгә дә кычкырып сөйләшергә ярамый, сыерлар стресс кичерергә тиеш түгел, сөтләре кими.

Тәүлеккә 220 тонна сөт саталар, көн саен 8 млн сумнан артык акча керә. Бер сыердан уртача 43 килограмм сөт савалар.

Әлеге комплекста 85 кеше эшли, 7 ветеринария табибы, 2 зоотехник бар. Сыер савучылар – 18, алар дүрт көн эшләгәч ике көн ял итәләр.

Комплекс калайдан эшләнгән, әмма эчтә тамчы да таммый, су да акмый, җәйге 40 градус эсседә температура 18 градус тора. 40 градуска җиткән салкыннарда минус 4 градустан артмый. Моңа ничек ирешкәннәр, дисезме? Сәбәбе  гади – торакта 307 җилләткеч эшләп тора! Һаваның дымлылыгы – 50-60 процент. Шулкадәр терлек асралган торакта бернинди ис булмавын әйткән идем инде. Аслыкка салам да, пычкы чүбе дә җәймиләр – анда ком! Сыерларны сауганда (аларны 100әр сыер сыйдырышлы ике карусельдә савалар) трактор аслыктагы комны җыйнап чыгара, аның урынына чиста ком җәяләр. Комны эзләп йөрисе юк – җыйнап алынган комны махсус җайланмаларда юалар һәм киптерәләр дә, яңадан файдаланалар.

Безнең районда да “Кишет“ хуҗалыгында яңа төзелгән комплекста аслыкка ком җәйделәр.

Савылган сөт турыдан-туры сөт ташучы машиналарга тутырыла. Андый машиналар бер-бер артлы килеп кенә тора.

Тагын бер игътибарга лаеклы яңалык – сыерларны бракка чыгарырга ашыкмыйлар. Шул ук торакта операция  “кабинеты“да бар. Хәтта картага, төп ашказанына да операция ясыйлар. Тояк авыруы юк диярлек, сыерлар атнага дүрт тапкыр махсус эремәле ванна аша үтә.

Күп йөргән, күп белгән дигәндәй, безнең район хуҗалыклары җитәкчеләренә дә “Кызыл Маяк“ хуҗалыгындагы кебек алдынгы тәҗрибәне өйрәнүнең файдасы булмый калмас. Район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов алдагы биш елда тәүлеклек сөт җитештерүне 500 тоннага җиткерү бурычын куйды. “Кызыл Яр“ ширкәтендә 500 баш сыерга исәпләнгән комплекс файдалануга тапшырылды. “Вамин“ сөт берләшмәсендә 4200 баш сыешлы комплексның 1500 башлык беренче чиратына терлекләр керде. “Курса МТС“ы  “Вамин“, “Кишет“, “Байрак“, “Казанка“, “Ак барс“ агрокомплексы“, “Яңарыш“, “Игенче“, “Ашыт“, “Заря“ хуҗалыкларында бу юнәлештә эшләр бара яки башланырга тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International