Арча Боз сараенда ветераннар арасында шәхси эшмәкәр, спортчы Фәнил Гарәфиев истәлегенә хоккей турниры үтте.
Ярышта Арча, Балтач, Саба, Кукмара, Апас, Питрәч районнары командалары катнашты. Арча районы командасы беренче урынны яулап, кубокка ия булды.
Җир җимертеп яшәгән җирдән вакытсыз арабыздан китеп барган Фәнилне районда белмәгән кеше сирәктер. Зур компания җитәкчесесе итеп кенә түгел, ә кече күңелле, ярдәмчел кеше буларак ул районыбыз халкының ихтирамын яулап өлгергән иде. Спортны да бик яратты. Хәзер менә аның истәлегенә ярышлар үткәрелә.
Арча Боз сараендагы зур баннерга күз төшерми мөмкин түгел. Аннан Фәнил елмаеп карап тора. Үзеңнән соң эшеңне, изге гамәлләреңне дәвам итәрдәй ул, кыз калдыру үзе бәхеттер. Хәзер аның эшен улы Фәнис лаеклы дәвам итә. Ул җитәкләгән оешма районкүләм чараларда актив катнаша, тормышта авыр хәлдә калган якташларга ярдәм кулы суза.