Россиядә 2025 ел өчен керемнәр турында хисап тапшыру буенча декларация кампаниясе башланды.әгәр хисапны турыдан-туры салым органына, вәкаләтле оешмага яки онлайнга тапшыру мөмкинлеге булмаса, почта аша җибәрү хезмәтләреннән файдаланырга мөмкин. Бу РФ Салым кодексы белән регламентланган. Салым декларациясен кыйммәтле почта юлламасы белән җибәрү яхшырак.
Кыйммәтле хат кертемнәрне тасвирлауны күздә тота. Анда җибәрелә торган барлык документларны санап чыгарга һәм аны ике нөсхәдә тутырырга кирәк. Моны почта бүлегендә яки Россия Почтасы сайтында эшләргә мөмкин.
Оператор җибәргәндә хатның эчтәлеген кушымтаның язмасы белән чагыштыра, шуннан соң бланкка почта бүлекчәсенең имзасын һәм штемпелен җибәрүнең агымдагы датасы белән куя. Рәсмиләштерелгән исемлекнең бер нөсхәсе хатка салына, икенчесе квитанция белән бергә җибәрүчегә тапшырыла. Соңгысы җибәрү фактын һәм датасын раслый.
"Шунысы мөһим, почта аша җибәрелгән декларацияне салым органына тапшыру датасы итеп аны җибәрү көне санала. Димәк, почта бүлеге хатны кабул иткән вакыттан салым түләүченең йөкләмәләре үтәлгән дип санала. Шуңа күрә керемнәр турында декларацияне кыйммәтле хат белән җибәрү-салым хисабын тапшыруның гади һәм ышанычлы ысулы", - дип билгеләп үтте Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов. .
"Почта России" АҖнең «Татарстан почтасы»ФПХИ матбугат хезмәте
Boris.Slutskiy@russianpost.ru